Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауга "Бизнес-десант" киләчәк

Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чаралары кысаларында 2016 нчы елның ноябреннән декабрь аена кадәрге чорда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен белем бирә, осталыкка өйрәтә торган түләүсез "Бизнес-десант" семинарлары оештыра. Белем бирү семинары 29 нчы ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Биектау районының (Биектау тимер юл станциясе бистәсе,...

Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чаралары кысаларында 2016 нчы елның ноябреннән декабрь аена кадәрге чорда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен белем бирә, осталыкка өйрәтә торган түләүсез "Бизнес-десант" семинарлары оештыра.

Белем бирү семинары 29 нчы ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Биектау районының (Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Пролетарская урамы, 1) үзәк мәдәният йортында узачак.

Әлеге чарада профессиональ бизнес-тренерлар, уңышлы эшләүче эшмәкәрләр, салым законнары, сатып алу тармагында юриспруденция һәм законнар буенча экспертлар, шулай ук Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм Үзәге хезмәткәрләре катнашачак.

Теләге булган һәркемне "Бизнес-десант" белем бирү семинарында катнашырга чакырабыз. Кызыксындырган сорауларыгызны 8 (84365) 2-30-39 телефоны буенча Биектау районы Башкарма комитетының икътисад бүлегенә бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев