Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Республика көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле Биектау районы халкы! Чын күңелемнән сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм. Районыбызның республиканың төп бәйрәмен яшәреп һәм матураеп каршылавына мин бик шат. Моның нәкъ менә шулай булуына сез үзегездән зур өлеш керттегез, кадерле биектаулылар! Яңа спорт мәйданчыклары, әйбәт юллар, мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, төзекләндерелгән чишмәләр һәм парклар барлыкка килгәннән...

Хөрмәтле Биектау районы халкы!

Чын күңелемнән сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм.

Районыбызның республиканың төп бәйрәмен яшәреп һәм матураеп каршылавына мин бик шат. Моның нәкъ менә шулай булуына сез үзегездән зур өлеш керттегез, кадерле биектаулылар!

Яңа спорт мәйданчыклары, әйбәт юллар, мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, төзекләндерелгән чишмәләр һәм парклар барлыкка килгәннән соң районда тормыш тагын да уңайлыланды.

Район ирешкән уңышлар һәм казанышлар - төрле һөнәр ияләренең, районның төп халкының, бирегә яшәргә килеп, Биектауны бөтен җаны-тәне белән якын итүчеләрнең хезмәт җимеше.

Күп эшләр башкарылса да, без ирешелгәндә тукталырга җыенмыйбыз. Үзебезнең иң катлаулы максатларга да ирешә алуыбызны бер генә тапкыр расламадык. Менә шуңа күрә дә районыбыз Татарстанның иң хәрәкәтчел үсә торган районнары арасында.

Район халкы ел саен арта бара. Авыл җирлекләрендә, авыл-поселокларда кешеләр яңа йортлар салалар, өй тирәләрен ямьләндерәләр, агачлар утырталар. Без менә шушылай бергәләшеп, районның киләчәк үсешен күздә тотып эшлибез.

Биектау районында битараф кешеләр юк, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә бу исә уртак йортыбызны тагын да матуррак һәм уңайлырак итә алачагыбызга өмет уята.

Биектау районы башлыгы Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев