Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ак һәм кара диагональ юнәлешләрдә

Татарстан Республикасында спортка бик зур игътибар бирелә, ә Казанны исә Россия Федерациясенең спорт башкаласы дип йөртәләр. Анда көрәш, хоккей, футбол, теннис, волейбол һәм спортның башка төрләре нык алга киткән. Спортның интеллектуаль төрләре - шашка, шахмат һәм ГО буенча безнең спортчылар Россия, Европа һәм дөньякүләм беренчелекләрдә призлы урыннарны алалар. Биектауда спорт...

Татарстан Республикасында спортка бик зур игътибар бирелә, ә Казанны исә Россия Федерациясенең спорт башкаласы дип йөртәләр. Анда көрәш, хоккей, футбол, теннис, волейбол һәм спортның башка төрләре нык алга киткән. Спортның интеллектуаль төрләре - шашка, шахмат һәм ГО буенча безнең спортчылар Россия, Европа һәм дөньякүләм беренчелекләрдә призлы урыннарны алалар.

Биектауда спорт комплексында шахмат һәм шашка (халыкара һәм рус шашкалары) уенына өйрәтү шөгыльләре уздырыла. Балалар һәм өлкәннәр арасында Татарстан Республикасы Беренчелекләрендә актив катнашабыз. Татарстан буенча 1-2 урыннар Россия Беренчелегендә катнашу мөмкинлеге бирә. 2016 нчы ел йомгаклары буенча март аенда Биектау районының Павел Иванов, Гүзәл Камалиева, Ленар Минҗанов составындагы шашкачылар командасы Новосибирск шәһәрендә Россия Федерациясе Беренчелегендә Татарстан намусын яклады. Девин Павел март аенда Самара шәһәрендә шашка 64 буенча Россия Беренчегендә катнашты. 2017 елның гыйнварында ул Халыкара шашка буенча Татарстанда беренче урынны алды һәм хәзерге вакытта 13 яшькә кадәрге балалар арасында май азагында Сочида узачак Россия Беренчелегенә әзерләнә. Агымдагы елның 8 апрелендә Биектаудагы спорт комплексында авыл районнары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булды. Безнең Гүзәл Камалиева - хатын-кызлар арасында чемпион, ә Биектау командасы - икенче. 1 нче урында Яшел Үзән районы, 3 нчедә - Саба районы.

Биектаудагы спорт комплексында 20 нче майда спортның интеллектуаль төрләре - шашка һәм шахмат буенча кабатланмас шәхес Рәшид Гыйбат улы Нәжметдинов истәлегенә багышлап, Татарстан Беренчелеге уздырылды. Биектау районының шашка һәм шахмат уенын яратучылардан теләге булган һәркем анда катнаша, уен төрләренең кайсында булса да үз көчен сынап карый яки осталарның, гроссмейстерларның ничек уйнаганнарын күзәтә алды. Узган бәйге йомгаклары буенча беренче урынны Евгений Соловьев (Чувашия), икенче урынны Дмитрий Оспенников (Яшел Үзән), өченче урынны Валерий Наумов (Чувашия) алды. Ветераннар арасында беренче урынны Биектау районыннан Павел Иванов яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев