Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билет бәяләре билгеле

22 август көнне ачылыш тантанасы, 27 августта чемпионатны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

WorldSkills дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билет бәяләре билгеле. Аларны "Казан Экспо" күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин игълан итте.

Тантаналар "Казан Арена" стадионында узачак. 22 август көнне ачылыш тантанасы, 27 августта чемпионатны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. "Билетлар сатуга 30 майда куелыр дип көтелә. Аларның бәясе 300 сумнан 1500 сумга кадәр. Аларны WorldSkills2019.com рәсми сайтында сатып алырга мөмкин", - диде.

"Матур театральләштерелгән тамашалар көтелә. Анда Россия, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның тралицияләре дә, бөтен дөньяда һөнәри белем, һөнәри осталык системасы үсеше тарихы да гәүдәләнәчәк", - диде Эмиль Гобәйдуллин.

Реклама

Фото: Михаил Захаров

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/14/186236/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills

2
X