Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Трансплантация хезмәтенә илкүләм проектлар ярдәмендә өстәмә 6 млн сум бүленде

    Быел Республика клиник хастаханәсендә бавыр күчереп утыртуның – 8, бөер күчереп утыртуның 31 уңышлы операциясе ясалган.

    Татарстан Республикасы 2019 елда органнар трансплантациясе медицина хезмәтенә өстәмә рәвештә 5 миллион 860 мең сум бүлеп бирде. Бу – “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында мөмкин булды.

    2019 елда Республика клиник хастаханәсендә бавыр күчереп утыртуның – 8, бөер күчереп утыртуның 31 уңышлы очрагы булган.

    Бүгенге көндә республикада 34 кеше бавыр күчереп утыртуга чират көтә. Мондый бер операция 1 миллион 426 мең сумга төшә.

    Органнар трансплантациясен үз вакытында һәм уңышлы башкарган очракта кешенең гомерен 15-20 елга озынайтып була.

    Фото: Т.Волкова рәсеме

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/27/194311/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: