Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстан пенсионерлары ташламалы юл йөрү билетын элеккеге бәядән алачак

Республика парламенты депутатлары законга төзәтмәләр кертергә әзер.

Татарстанның барлык пенсионерлары өчен ташламалы юл йөрү билетларының бәясе үзгәрешсез кала - 486 сум. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышында социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова белдерде.

Республиканың кайбер пенсионерлары халыкка социаль ярдәм күрсәтү турындагы закон нигезендә 486 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләү ала.

1 апрельдән Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән каралган яңа норма гамәлгә керә башлады. Хәзер түләү алу өчен ялгыз пенсионер яшәгән фатир яки йорт мәйданы 80 квадрат метрдан артмаска тиеш. Әгәр пенсионер гаиләсе белән яши икән, гаиләнең һәр әгъзасына 23 квадрат метрдан артык туры килергә тиеш түгел.

«Кызганыч, керемнәрен төгәл күрсәтмәүчеләр бар. Кайвакыт кыйммәтле йортлар һәм автомобильләр хуҗалары дәүләттән ярдәм ала. Законның максаты - социаль ярдәм алучылар арасыннан нәкъ менә шундый гаиләләрне төшереп калдыру. Законда язылган шартлар бүгенге көндә хезмәт ветераннарына, дәүләт бүләкләре ияләренә, тыл хезмәтчәннәренә кагылмый», – дип аңлатты  Захарова.

Реклама

Шул ук вакытта, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, элек бер тапкыр түләнә торган пособие алган пенсионерларның 0,68 проценты гына яңа критерийларга туры килми. «Комитет бу категориягә кемнәр эләгүен ачыклап, хәлне күзәтеп тора», - дип өстәде парламентарий.

Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты мәсьәләне өйрәнергә һәм кирәк булганда законга төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр белән чыгарга ниятли. Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Хөкүмәте белән берлектә килеп туган хәлне анализларга һәм профильле комитет һәм Дәүләт Советының якындагы утырышларында мәсьәләне карарга кушты.

Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/08/185918/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X