Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстан халкына бозлавык вакытында саклык чаралары турында искә төшерәләр

Бүген кичке алтыдан соң һәм 1 ноябрьдә кичке алтыга кадәр Татарстан юлларында урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген һәм иртәгә республика территориясендә һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген кичке алтыдан соң һәм 1 ноябрьдә кичке сәгать алтыга кадәр Татарстан юлларында урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җәяүлеләргә таймый торган аяк киеме әзерләргә, сак һәм ашыкмый гына йөрергә киңәш итә. Өлкән кешеләргә кул таягы яки шиплы махсус таяклардан файдалану яхшы булачак. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, чүгәләргә тырышып, егылу биеклеген киметергә тырышыгыз.

Реклама

Машина йөртүчеләргә кинәт кенә тормозга басуны яки туктап калуны булдырмаска тырышырга һәм автомобильләрнең техник торышына игътибар бирергә киңәш итәләр.

 Фото: архив/Михаил Захаров

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/31/196240/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X