Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

«СалаваTik»ларда яңа җыр

Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.

«Күбәләгем» – татар халкының буыннардан-буыннарга сакланып килгән, бар бәйрәмнәрдә дә яңгырый торган җырларының берсе. Бер бәйрәм табынын да бу җырдан башка күз алдына китереп булмый.  Татар халык җырлары – туй мәҗлесе, Сабантуй, егетләрне армиягә озату кебек чараларның йөзек кашы.

«Татар халык җырларын безнең нәни тамашачылар да бик ярата. «СалаваTik»ларга кушылып җырлыйлар, бииләр, сүзләрен дә, хәрәкәтләрен дә бик тиз истә калдыралар»,  – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Реклама

«Күбәләгем» җырына клип төшерүдә чын күбәләкләр дә катнашкан икән. «Карауҗа җыры»на видео әзерләгәндә, съемкага чын күгәрченнәр килгән иде. Бу юлы чын күбәләкләрне кунакка дәшергә булдык», – ди оештыручылар.

«Күбәләкләрне бик теләп алып килдек. Чөнки үземнең улым  «СалаваTik»ларны бик яратып карый, җырларын өйрәнә. Ә безнең троник күбәләкләребез бу җырга тагын да ямь, матурлык өстәр», – ди Казандагы «Butterfly Garden» Күбәләк Паркы җитәкчесе Эльза Миргаязова.

«Күбәләкләр белән видеога төшерү бермә-бер күңелле. Очып китмәсәләр ярар иде дип гел борчылып тордым. Аларны безгә Казанга Көньяк Америка, Филиппин, Малайзиядән курчаклар рәвешендә кайтаралар икән. Алар нектар һәм чәчәк серкәсе белән туклана. Менә күпме мәгълүмат белдем мин», – дип шатлана «СалаваTik» төркемендә җырлаучы Сәидә Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X