Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Белгечләр 2020 елгы җанисәпне электрон юл белән үтеп булу өстенлекләрен аңлатты

Интернет-җанисәптә катнашучылар электрон кәгазьне тутыруын раслый торган код алачак.

2020 елда халык санын алу цифрлы технологияләр кулланылуы белән уникаль булачак. Төп басым яңа технологияләр, Интернет-җанисәпкә ясала. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта билгеле булды.

2020 елда 1 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында стандарт теркәлүе булган һәркем “Госуслуги” (ЕСИА) порталында интернет-җанисәпне мөстәкыйль уза алачак. Анда “Халык санын исәпкә алуны узарга” дигән хезмәтне сайларга кирәк. Электрон кәгазьне үзең өчен генә түгел, гаилә әгъзалары өчен дә тутырып була.

Шулай ук, кеше җанисәпне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күп функцияле үзәкләрендә дә үтә ала. Биредә кәгазьләрне Интернетка тоташтырылган компьютерларда тутырып булачак. Халык санын исәпкә алучыларга кәгазь бланклар урынына безнең илнең программа системасы куелган планшетлар биреләчәк.

“Җанисәп нигезендә, төбәкләрнең үсеш программасы төзелә. Халык саны исәбен алу хезмәт миграциясен, территориянең халык тыгызлыгын билгеләргә булыша”, - диде Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе (Татарстанстат) Наталья Гатауллина.

Реклама

Аның сүзләренчә, Интернет-җанисәптә катнашучылар электрон кәгазьне тутыруы турында раслама-код алачак. Җанисәп үткәрүче хезмәткәр килгәч, аңа шул кодны хәбәр итү җитә.

Җанисәп ул – халыкның төгәл санын, аның кайсы территориядә урнашуын билгеләү, социаль-икътисади, демографик һәм этно-лингвистик характеристикасы. Җанисәп барышында персональ белешмәләр хәбәр ителми, исем-фамилия һәм башка шәхси мәгълүматлар җиткерелми.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/05/196447/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X