Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Азык әзерләү – көнүзәк бурыч

Районда азык әзерләүнең кызган чоры. Оешма һәм учреждениеләр коллективлары ел саен яфрак азык әзерләүдә актив катнашалар, ныклы азык базасы булдыруда хуҗалыкларга ярдәм итәргә тырышалар. Узган атнада "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтенә кышкы чорда терлекләргә тәмле өстәмә булырлык витаминлы яшел азык әзерләүгә Красносельский авыл җирлеге белгечләре, "Рябинушка" балалар бакчасы тәрбиячеләре, 1 нче...

Районда азык әзерләүнең кызган чоры. Оешма һәм учреждениеләр коллективлары
ел саен яфрак азык әзерләүдә актив катнашалар, ныклы азык базасы булдыруда хуҗалыкларга ярдәм итәргә тырышалар.
Узган атнада "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтенә кышкы чорда терлекләргә тәмле өстәмә булырлык витаминлы яшел азык әзерләүгә Красносельский авыл җирлеге белгечләре, "Рябинушка" балалар бакчасы тәрбиячеләре,
1 нче Биектау урта мәктәбе укытучылары һәм район газетасы редакциясе коллективы барды. Без Мәмдәл якларының яшеллеккә бай булуына сокландык: биредә юкәләр, каеннар, чикләвек куаклары, тал, усак, шомыртлар шаулап үсә.
Биектаулылар беренче эш итеп пычак һәм бакча кайчылары ярдәмендә себеркегә ярарлык ботаклар кисә башладылар. Агачларны бергәләшеп иеп, яшь ботакларны чабып төшерделәр. Аннары рәтен белеп башкарырга кирәкле эшкә - себерке бәйләргә керештеләр. Берсе артыннан икенчесен бәйли торгач, яшел продукциядән зур-зур өемнәр хасил булды. Черкиләр каныкмаган булса, эшләр, әл-бәттә, тизрәк башкарылыр иде.
Яфрак азык беренче чиратта бозаулар өчен әзерләнә - витамины да җитәрлек, төп ашату рационына әйбәт өстәмә дә, шул ук вакытта табигый дару да булып тора. Барлык киңәшләрне истә тотып, тиешенчә җыелган яфрак азыкта яшь терлекләрнең организмын ныгыту өчен кирәкле витаминнар әйбәт саклана. Малкайлар бигрәк тә юкә себеркесен яратып ашыйлар икән.
Красносельский авыл җирлеге ял көннәрендә планда күздә тотылган 6600 себеркенең 3404ен әзерләде. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә үзәк китапханә коллективы да тырышып эшләде. Алар терлекчеләргә 1000 себерке тапшырдылар, тагын шуның кадәрле әзерлиселәре калды.
Биектаулылар яфрак азык әзерләүдә эшләүләрен шундый ук тизлектә дәвам итсәләр, план (212850 данә себерке) якын көннәрдә тулысынча үтәләчәк. Бүгенге көнгә Каенлык, Дачное, Ташлы Кавал, Семиозерка, Чыпчык, Бөреле, Алан- Бәксәр, Иске-Казан һәм Пермяки авыл җирлекләре, районның унҗиде оешмасы җиткерелгән заданиеләрне тулысынча үтәделәр.

Рәсемнәрдә: биектаулылар яфрак азык әзерләүдә.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев