Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Заманча,уңайлы, куркынычсыз

Биектау үзәк район хастаханәсе хирургия бүлегенең төзекләндерелгәннән соң ачылуы - район өчен гади генә вакыйга түгел. Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнаштылар. Алар сәламәтлек саклау өлкәсен яңартып торуның әһәмиятен билгеләп үттеләр. Бу юнәлештә күрсәткән ярдәме өчен, район башлыгы республика җитәкчелегенә...

Биектау үзәк район хастаханәсе хирургия бүлегенең төзекләндерелгәннән соң ачылуы - район өчен гади генә вакыйга түгел.

Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнаштылар. Алар сәламәтлек саклау өлкәсен яңартып торуның әһәмиятен билгеләп үттеләр. Бу юнәлештә күрсәткән ярдәме өчен, район башлыгы республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Хирургия бүлеге дистә еллар буена совет заманыннан калган ике катлы бинада эшләде. Вакыт-вакыт ясалып торган ремонт кына андагы шартларны тулысынча үзгәртә алмый иде. Хәзер исә бүлек заманча хастаханә корпусының икенче катын били. Монда пациентлар өчен дә, медицина персоналы өчен дә барлык шартлар тудырылган.

Реклама

- Хирургия шундый бүлек ул: анда һәрвакыт чисталык һәм тәртип булырга тиеш, - диде министр. - Хирургия бүлегендәге кимчелекләр бетерелеп, дәвалауда заманча, уңайлы, куркынычсыз шартларга ирешкән Биектау табиблары өчен бик шатмын.

Бүлектәге палаталарда сырхауларга вакытлыча яшәү өчен кирәкле бөтен әйбер бар. Операция залына да җиһазлар сатып алынган. Безнең табиблардан шәһәрдә эшләүче күп кенә коллегалары да көнләшерлек хәзер.

ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән сәламәтлек саклауның беренчел звеносы системалы рәвештә ныгый бара. Соңгы ике-өч елда республикада 900гә якын ФАП, 80 амбулатория төзекләндерелгән, модульле 180 фельдшер-акушерлык пункты сафка баскан. Болар барысы да сәламәтлек саклау хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, халыкка медицина ярдәме күрсәтүне җиңеләйтү өчен эшләнә. Авыл районы булган безнең Биектауга мондый уңай үзгәрешләр аеруча кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев