Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Әйләнә-тирәбез матур булсын

Янәшәңдә матур әйберләр, гомумән, тирә-якта чисталык булуның ничек күңелле икәнлегенә биектаулылар тагын бер тапкыр инандылар. Җәй - теләсә кайсы төбәк өчен дә төзекләндерү өчен иң кулай чор. Биектау һәм аны әйләндереп алган авыллар да акрынлап үзгәрәләр, чистаралар, яшеллеккә төре-нәләр, ямьләнәләр. Промышленность предприятиеләре, учреждение һәм оешмалар территорияләре генә тәртипкә китерелеп калмый,...

Янәшәңдә матур әйберләр, гомумән, тирә-якта чисталык булуның ничек күңелле икәнлегенә биектаулылар тагын бер тапкыр инандылар.
Җәй - теләсә кайсы төбәк өчен дә төзекләндерү өчен иң кулай чор. Биектау һәм аны әйләндереп алган авыллар да акрынлап үзгәрәләр, чистаралар, яшеллеккә төре-нәләр, ямьләнәләр.
Промышленность предприятиеләре, учреждение һәм оешмалар территорияләре генә тәртипкә китерелеп калмый, гади авыл кешеләре дә соңгы елларда йортларын, ишегалларын, бакчаларын чәчәккә күмәләр, алар арасына хәтта әкият геройлары - сыннар да урнаштыралар. Мондый гүзәллеккә һәркем соклана ала, моның өчен, аеруча матур урыннарга туктала-туктала, районыбыз территориясеннән генә узарга кирәк.
Быелгы җәйдә иң күп телгә алынган тема, мөгаен, төзекләндерү булгандыр. Власть тарафыннан ярдәм көтәргәме, әллә йорт тирәләрен тәртипкә китерү белән үзеңә шөгыльләнә башларгамы - күпләр менә шушы сорауга җавап эзләде. Ишегалдын ничек үзеңә җайлы һәм матур итәргә, шул ук вакытта күршеләргә дә комачауламаска? Районыбыз авыл районы булып саналса да, күпләр квартираларда яши. Күп квартиралы йортлар каршындагы балалар мәйданчыкларын матурлау, чәчәк түтәл-ләре ясау белән нигездә авыл җирлекләре шөгыльләнсә дә, халык үзе дә кул кушырып утырмады. Кечкенә генә мәйданчыкларда да чәчәкләр утыртып, тирә-юньгә ямь керттеләр, узып баручыларның күңелләрен күтәрделәр.
Рөхсәт ителмәгән чүп-лекләр дә шыксызлыклары белән күзгә ташланып тормый, соңгы вакытта андыйлар бетү ягына таба бара, чөнки тәртип бозучыларга карата матди йогынты чаралары күрелә. Штраф түләү кесәгә бәрә, шуңа күрә чүпне тиешле урынына урнаштырылган контейнерга илтеп ташлавың күпкә отышлырак та, хәерлерәк тә. Моңа ирешергә районны төзекләндерү буенча даими рәвештә уздырыла торган рейдлар да ярдәм итте.
Тиздән Биектау авылы белән район үзәге арасында урнашкан "Җиңү паркы" ачылачак. Күптән түгел бирегә куелган постаментларга ике туп һәм самолет урнаштырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге территорияне җыештыруга Биектау авылы һәм район үзәгендәге барлык оешмалар һәм учреждениеләр дә өлеш кертте. Урман эченә урнашканлыктан, ул балалар белән йөрергә, агачлар күләгәсендә ял итеп утырырга, гашыйкларга очрашырга бик уңайлы. Районны күркәмләндереп торучы паркны төзекләндерү эшләре киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.
Республика көне алдыннан Биектау авылында "Биектау" универсаль спорт комплексы янында шушы вакыйгага багышланган бәйрәм узды. Шушында ук авылларны төзекләндерү буенча районда узган смотр-конкурска да йомгак ясалды. Абруйлы комиссия, конкурста кемнең җиңүче булуын ачыклау өчен, авыл җирлекләре, учреждениеләр һәм оешмалар, предприятиеләр территорияләрен карап, тикшереп чыкты.
Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, җыелучыларны бәй-рәм белән котлап, төзекләндерү өчен күп нәрсәләр башкарылуы, соңгы елларда авыллар һәм поселокларның, бигрәк тә район үзәгенең ничек үзгәрүе хакында әйтеп китте. Аннары ул авылларны төзекләндерү смотр-конкурсында җиңү-челәргә Мактау грамоталары тапшырды.
Авыл җирлекләре арасында иң матуры дип Ямаширмә авыл җирлеге танылды. Икенче һәм өченче урыннарны Красносельский белән Село-Алат авыл җирлекләре бүлеште.
"Бәләкәч" балалар бакчасы хезмәткәрләре, куелган бурычны башкаруга иҗади мөнәсәбәт күрсәтеп, территорияне балалар өчен генә түгел, ата-аналарга да уңайлы һәм кызыклы булырлык итеп, зур зәвык белән җирдәге оҗмахка әверелдергәннәр. Бюджет учреждениеләре арасында нәкъ менә шушы коллектив җиңүче булды да. Икенче урынны районның спорт комплексы белән үзәк мәдәният йорты бүлеште. Өченче урын районның финанс-бюджет палатасына һәм Айбаш урта мәктәбенә бирелде.
Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе, конкурста предприятиеләр һәм оешмалар номина-циясендә катнашып, зур тырышлык куйган. Аңа призлы беренче урын бирелде. Икенче урында - "Энергосбыт" ачык акционерлык җәмгыяте, өченчедә - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте. Җиңүчеләрнең барысына да акча сертификатлары тапшырылды.
Бу көнне спорт ярышларында районга дан-шөһрәт китергән спортчылар да лаеклы бүләкләр алды. Ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә 75 килограммга кадәрле авырлыкта беренче урынны алган Руслан Крюков (тренеры Сергей Тимофеев) һәм "Батырлар бәйгесе" милли көрәш ярышларында 130 килограммга кадәрле авырлыкта беренче урынны яулаган Радик Фәйзуллин (тренеры Данис Сәлахетдинов) Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җи-тәкчесе кулыннан истәлекле бүләк - тузан суыргычлар алдылар.
Районның иҗат коллективлары һәм үзешчән артистлары чыгышы кичә дәвамында бәйрәм рухы тудырып, катнашучыларның күңелләрен күтәрде.

Рәсемнәрдә: Биектауда Татарстан Республикасы көне.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев