Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Җылы, матур һәм чиста булачак

Быел мәктәпләрне капиталь ремотлау буенча республика программасына районыбызның дүрт мәктәбе кертелде - Олы Битаман, Коркачык, Мүлмә һәм Усад урта мәктәпләре. "Зур ремонт" өчен җәйге каникул вакытыннан да кулай чор юктыр. Укучылар ял итә, ә төзелеш бригадалары тизләтелгән темплар белән мәктәпне яңа уку елына әзерләү эшен алып бара. - Бездә капиталь...

Быел мәктәпләрне капиталь ремотлау буенча республика программасына районыбызның дүрт мәктәбе кертелде - Олы Битаман, Коркачык, Мүлмә һәм Усад урта мәктәпләре.

"Зур ремонт" өчен җәйге каникул вакытыннан да кулай чор юктыр. Укучылар ял итә, ә төзелеш бригадалары тизләтелгән темплар белән мәктәпне яңа уку елына әзерләү эшен алып бара.

- Бездә капиталь ремонт кышын ук башланды, - дип ассызыклады Коркачык мәктәбе директоры Рүзәл Шәйдуллин. - Әкренләп җылыту, су белән тәэмин итү системасын тулысынча алыштырдык. Элек кабинетларда шактый салкын булды, батареялар көчкә-көчкә генә җылына иде. Хәзер барысы да үзгәрер дип өметләнәбез.

Мәктәп бинасын файдалануга тапшыру көненнән биредә киң колачлы төзелеш-реконструкция булмавын исәпкә алсаң, укучыларны күңелле сюрприз көтә. Яңа пластик тәрәзәләр бинаның тышкы йөзен шактый үз-гәрткән. Барлык кабинетларда иске ишекләрне яңаларына алыштырганнар, ә башлангыч сыйныфларның кабинетларында раковиналар куйганнар. Мәктәп ашханәсе дә үзгәртелгән.

- Менә карагыз, узган көздә монда түбәдән вестибюль идәненә кадәр су ага иде, - ди, стеналарның берсен күрсәтеп Рүзәл Шәйдуллин. - Түбәне алыштыру бу проблеманы хәл итте. Ул озак елларга җитәр дип өметләнәм.

Реклама

Уздырылган ремонт нәтиҗәләрен карый-карый спортзалга барып җиттек һәм соклану хисе кичердек. Бөтен җирдә яңа идәннәр җәелгән, тәрә-зәләр алыштырылган, стеналар буялган. Мондый спортзалга керүе нинди күңелле: шундук спорт белән шөгыльләнәсе килеп тора.

- Проект буенча бездә душ һәм туалет өчен урыннар әзерләнгән, - дип дәвам итте сүзен безнең өчен үзенчәлекле экскурсия уздырганда Коркачык мәктәбе директоры. - Хәзер безнең спортчыларга үзеңне тренировкадан соң тәртипкә китерү урыны булачак.

Әлбәттә, эшләнеп бет-мәгән эшләрне гади күз белән дә күрергә була: монда грунтлыйсы, шпаклевкалыйсы, агартасы бар, ә тулаем алганда, үзенә җәлеп итә торган күренеш туа. Санузелларны төзекләндерү азагына якынлаша, чиратта - мәктәпкә керү ишекләре, бинаның фасад өлеше. Шушы көннәрдә педагоглар, отпускларын төгәлләп, үз кабинетларын ремонтлауга керешәчәк, алар, кызганычка каршы, капиталь ремонт программасына кертелмәгән. Бу максатларга ата-аналардан җыелган һәм спонсорлар биргән акчалар тотыла. Сүз уңаеннан, укытучылар мәктәп тирәсендәге территорияне дә үзләре тәртипкә китерәчәк, чөнки төзүчеләр әйләнә-тирәне шактый чүп-чар белән тутырганнар.

Коркачык мәктәбен ремонтлау барышында "Һәркем йөри алырлык тирәлек" Федераль программасын да исәпкә алганнар. Монда пандус урнаштырылган, аның буенча инвалид коляскасына утырган бала бинага җиңел керә ала.

Эшләрнең сыйфатына район башкарма комитеты тарафыннан кырыс контроль алып барыла. Гомумән алганда, безнең районның дүрт мәктәбен капиталь ремонтлауга 38 млн.га якын акча бүлеп бирелгән. Августта Биектау районының барлык мәктәпләре файдалануга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев