Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Яңа фельдшер-акушерлык пункты

Сая авылында модульле фельдшерлык-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Бу республика программасы буенча төзелгән өченче ФАП. Тантаналы чарада Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Биектау район үзәк больницасы баш табибы Эмиль Шәрәфиев, Әлдермеш авылында яшәүчеләр һәм үзәк район больницасы хезмәткәрләре катнашты. Хәзер медицина ярдәме авыл кешеләренә заманча ФАП та күрсәтелә. Аны...

Сая авылында модульле фельдшерлык-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Бу республика программасы буенча төзелгән өченче ФАП.

Тантаналы чарада Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Биектау район үзәк больницасы баш табибы Эмиль Шәрәфиев, Әлдермеш авылында яшәүчеләр һәм үзәк район больницасы хезмәткәрләре катнашты. Хәзер медицина ярдәме авыл кешеләренә заманча ФАП та күрсәтелә. Аны төзү "2012-2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренче медицина-санитария ярдәмен камилләштерү" программасы кысаларында башкарылды.

Яңа фельдшерлык-акушерлык пункты медицина мебеле һәм җайланмалар белән җиһазланган. Ул Сая авылында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк, анда 379 кеше яши, шуларның 69 ы - балалар. Биредә авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүдә 20 еллык эш тәҗрибәсенә ия булган фельдшер Затия Һадиева эшли.

ФАП ачылышында катнашучылар ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, республиканың сәламәтлек саклау министрлыгына, район җитәкчелегенә шушы гаять әһәмиятле объект өчен рәхмәт белдерделәр. Ачу тантанасы алдыннан авылда яшәүчеләр территорияне төзекләндерүдә актив катнашканнар.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин саялыларны яңа фельдшерлык-акушерлык пунктының эшли башлавы белән котлады һәм аларга фельдшерга күбрәк дәвалану өчен түгел, профилактика өчен килүләрен теләде. ФАПка керү юлында сузылган тасманы кисү хокукы терлекчелек ветераны, шушы авылда яшәүче Гөлсем Шакировага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев