Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Уңайлы шартларда яшәп, намус белән хезмәт итәргә

Полициянең участок вәкилләре өчен административ-торак комплексы ачылышы - безнең район өчен мөһим вакыйга. Дачное һәм Шигали бистәләрендә андый ике йорт күптәннән файдаланыла инде. 2013 нче елда Татарстанда Федераль программа буенча участок вәкилләре өчен 83 йорт-офис файдалануга тапшырылды, әле тагын 39 комплекс төзелеше дәвам итә. Россия көненә туры килгән тантанада начальниклары...

Полициянең участок вәкилләре өчен административ-торак комплексы ачылышы - безнең район өчен мөһим вакыйга.

Дачное һәм Шигали бистәләрендә андый ике йорт күптәннән файдаланыла инде. 2013 нче елда Татарстанда Федераль программа буенча участок вәкилләре өчен 83 йорт-офис файдалануга тапшырылды, әле тагын 39 комплекс төзелеше дәвам итә.

Россия көненә туры килгән тантанада начальниклары Рөстәм Минҗанов белән бергә Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре катнашты, Каенлык бистәсендә яшәүчеләр җыелды. Биектаулыларның шатлыгын уртаклашырга һәм хезмәттәшләрен котларга статс-секретарь - Россия Федерациясе Эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килде.

Каенлык бистәсенең Дальняя урамындагы 10 нчы йортны "ГЛАФстрой" төзелеш оешмасы берничә айда төзеп куйды. Ул «бер йортта ике» («два в одном») принцибы буенча төзелде. Аның бер ягында полициянең терәк пункты урнашкан, ул эш өчен кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин ителгән, икенче ягы яшәү өчен җайлаштырылган.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, җыелучыларны котлап, республика Президентына һәм хөкүмәткә, Эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләренә бөтен халык өчен әһәмиятле программаны тормышка ашырулары өчен рәхмәт белдерде, участок вәкилен яңа өйгә күчүе белән котлады һәм аның гаиләсенә телевизор бүләк итте. Россия Федерациясе Эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов без Татарстанда Конституциянең федераль органнарга ярдәм итү турындагы положениеләрен тормышка ашыру барышында аның өстәмә карарлар белән тулыландырылуын күрәбез. Бу очракта полиция хезмәткәрләренә эшләү һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча мөстәкыйль эш матур үрнәк булып тора һәм ул мактауга һәм хөрмәткә лаек, дип билгеләп үтте. Ул моның өчен республикада башкарылган эшләрдән канәгать булуын белдерде:

- Безнең һәркайсыбызга да иң мөһиме - тәртип. Полициянең участок вәкиле - халыкка иң якын торучы хезмәткәр. Терәк пункт - авылда хокук тәртибен саклауның үзәге. Биредә үз вазифаларыңны башкару өчен кирәкле бөтен нәрсә: йорт, машина, телефон, Интернет - барысы да бар, - диде ул һәм полиция хезмәткәренең шушы исемгә тап төшерми эшләвен теләде.

Участок вәкиле полиция лейтенанты Дилүс Абдуллинга административ-торак комплекс ачкычларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды. Ул әлеге тантаналы вакыйганың дәүләт власте, җирле үзидарә органнары, Эчке эшләр министрлыгы, бер команда булып, бердәм эшләвен күрсәтеп торуын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры полиция генерал-майоры Артем Хохорин федераль, республика, җирле власть вәкиле буларак, участковыйга нинди зур җаваплылык йөкләнүен искә төшерде.

- Республикада ике елда шушындый комплекслар 300дән күбрәк төзелде. Алар участок вәкилләренең кайда тиеш, шул урыннарда булуын тәэмин итәләр, - диде ул. Министр Дилүс Абдуллинга халык контроле астында эшләве җиңел булмас, дигән фикердә. Әмма аның бурычы - кешеләрне яклау һәм участковыйның, власть вәкиле буларак, нинди шартларда яшәве һәм катлаулы хезмәтен ничек башкаруы мөһим.

Терәк пункт-йорт җайлы урынга, авыл җирлеге бинасы янына урнашкан. Район белән бергә Каенлык авыл җирлеге үзләренең участок вәкилләре өчен квартираны тәртипкә китерүдә, аның әйләнә-тирәсен төзекләндерүдә актив катнашты. Йорт җиһазлары һәм кирәкле көнкүреш техникасы белән тәэмин ителгән квартирада өч бүлмә, иркен кухня, аерым санузел. Йорт газ белән аерым җылытыла, су уздырылган, канализациясе бар. Әле күптән түгел генә гаилә корган Дилүс белән Фаягөлгә бу шәп бүләк.

Участок вәкиле Абдуллин хезмәт күрсәтә торган зонада унике авылда 1907 кеше яши. Җәй айларында халык саны шактый арта. Машинасыз берничек тә булмый. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгыннан участок вәкиленә эш өчен бирелгән "Нива" автомобиле ачкычлары да тапшырылды. Каенлыкта административ-торак комплексының тантаналы ачылышында "Биектау" муниципальара бүлеге хезмәткәрләрен ТР Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы, "Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәт иткән өчен" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләделәр. Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллинга, Каенлык һәм Айбаш авыл җирлекләре башлыклары Эльвера Әхмәдуллина һәм Равил Сафиуллинга, "ГЛАФстрой" төзелеш оешмасының баш инженеры Фаил Зариповка министрлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Төзүчеләргә Биектау муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде.

Безнең районда участок вәкиле өчен быел икенче йорт Айбашта төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Биредә Илшат Зиннәтуллин эшләячәк һәм
яшәячәк. Аның территориясе - район үзәгеннән шактый еракта урнашкан дүрт авыл җирлеге: Айбаш, Алан-Бәксәр, Олы Битаман һәм Мәмдәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев