Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Төзелеш кызу темпта бара

Узган атнада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ТКХ проблемаларын яктыртучы журналистлар өчен семинар булды. Министрлык белгечләре массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре бе-лән очрашуда төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә татарстанлыларны кызыксындырган кайбер мәсьәлә-ләрне яктырттылар. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, семинарны ачканда, республикада уңышлы тормышка ашырыла...

Узган атнада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ТКХ проблемаларын яктыртучы журналистлар өчен семинар булды.

Министрлык белгечләре массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре бе-лән очрашуда төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә татарстанлыларны кызыксындырган кайбер мәсьәләәрне яктырттылар. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, семинарны ачканда, республикада уңышлы тормышка ашырыла торган программаларга тукталды. Шундыйларның берсе - балаларны мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин итүгә юнәлтелгән "Бәләкәч" программасы. 2011 нче елда әлеге программа буенча өстәмә рәвештә 11315 урын булдыру күздә тотылган иде. Бүгенге көнгә 11850 урынлы 158 объект файдалануга тапшырылды. Бу программаны тормышка ашыруга ТР һәм РФ бюджетларыннан 3 млрд. 211,3 млн. сум акча бирелде.

"2011-2012 нче елларга ТРда сәламәтлек саклауны модернизацияләү" программасы буенча быел 17 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясау һәм җиһазлар белән тәэмин итү, Республика клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген төзеп бетерү планлаштырылган иде. Бүгенге көнгә Татарстанның муниципаль районнарындагы 12 үзәк район больницасында эшләр тәмам, ел азагына аларны Казанда, Яр Чаллыда һәм Әлмәтнең бала тудыру йортларында тәмамлау планлаштырыла.

Күп квартиралы йортларга капиталь ремонт уздыру буенча республиканың адреслы программасын тормышка ашыру дәвам итә. Дүрт елда 25 млрд. сумлык эш башкарылды инде. Халык үзе дә уздырылган ремонтның сыйфатына контрольне арттырды. Бу программада 39 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы катнаша. Бүгенге көнгә мәйданы 5,8 млн. кв. метрлы 1024 күп квартиралы йорт ремонт-ланды, 239,8 мең кеше торак шартларын яхшырт-ты. Программа кысаларында түбәләр ябылды, лифтлар һәм лифт шахталары алыштырылды, подваллар тәртипкә китерелде, йортларның алгы ягы җылытылды һәм ремонтланды, йортларга гомуми учет приборлары куелды, электр, җылылык, су, газ белән тәэмин итү, су бирү челтәре ремонтланды. Капиталь ремонт 1 декабрьгә тәмамланды.

Гражданнарны башка урынга күчерү Программасы шартларында күп квартиралы 214 йорттагы 1191 квартирада яшәүче 3 мең 64 кешене күчерү планлаштырыла. Аварияле торакта яшәүчеләр өчен төзелгән күп квартиралы йортларны файдалануга тапшырганнан соң гражданнарны кү-черү буенча актив эш башланды. Бүгенге көнгә 449 кеше күченде, күп квартиралы 12 йорт сүтелде. Программаны Алексеевск, Апас, Арча районнары тулысынча тәмамлады.

Реклама

Яшь гаиләләргә торак төзү программасы киләсе елдан яңадан эшли башлаячак. Аңа 23 млрд. сум - ана капиталы акчасы файдаланыла ала. Гыйнварда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы тормыш шартлары тудыруга юнәлтелгән "Кулай мохит" программасы тормышка ашырыла башлый. Гомуми белем учреждениеләренә капиталь ремонт дәвам иттереләчәк.

ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев Казанда Универсиада объектларын торгызу турында җентек-ләп сөйләде.

Спорт чараларын уңышлы уздыру өчен шәһәр-нең транспорт инфраструктурасын яхшыртырга кирәк. Урам-юл челтәрен үстерү программасы гомуми озынлыгы 65,1 километрлы 23 шәһәр юлын; 12 транспорт чишелешен; җәяүлеләр чыгып йөри торган 41 юлны (аларның 23е җир астында, 18е җир өстендә) төзүне һәм үзгәртүне; гомуми озынлыгы 121 километр булган 73 шәһәр урамына капиталь ремонт ясауны, юл хәрәкәтенә идарә итүнең автоматлаштырыл-ган системасын төзүне күздә тота.

Семинарда катнашучылар Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга сораулар бирә алдылар. Шулай ук торак төзелеше, социаль билгеләнештәге объектларны төзү һәм модернизацияләү программаларын яктырту буенча массакүләм-мәгъ-лүмат чаралары конкурсында җиңүчеләр дә бүләкләнде.

Е.МАРТЫНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев