Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Тормышыбызның уңай булуы аларның тырышлыгына, җаваплылыгына бәйле

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тармак алдынгыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, бүләкләр тапшырды. Муниципаль районның торак-коммуналь комплексын үстерүдә нәтиҗәле хезмәт итүләре һәм үзләреннән лаеклы өлеш кертүләре өчен Биектау муниципаль районы башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: "Дачное" торак хуҗалары ширкәте урам себерүчесе Валентина Кириллова;...

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тармак алдынгыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, бүләкләр тапшырды. Муниципаль районның торак-коммуналь комплексын үстерүдә нәтиҗәле хезмәт итүләре һәм үзләреннән лаеклы өлеш кертүләре өчен Биектау муниципаль районы башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: "Дачное" торак хуҗалары ширкәте урам себерүчесе Валентина Кириллова; "Чыпчык" торак хуҗалары ширкәте контролеры Дания Хәмидулла кызы Гыйззәтуллина; "Биектау коммуналь челтәрләре" машина йөртүчесе Алексей Викторович Культяпов; "Вавилон-Жилсервис" җаваплылыгы чикле ширкәтенең участок мастеры Наил Һади улы Габделхәев; "Коркачык коммуналь предприятиесе" җаваплылыгы чикле ширкәте мастеры Гөлфәния Һидият кызы Хәбибуллина.

А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев