Тимер юл аркылы ничек йөрергә?
Биектау авылы, район үзәгендә яшәүчеләр һәм бирегә йомыш белән килүчеләрне һич бетми торган проблема - тимер юл аша чыгу проблемасы борчый. Тимер юлның ике ягында да җирле һәм муниципаль власть, мәдәни-көнкүреш учреждениеләре эшли. Халык бу оешмаларда бер дә өзелеп тормый. Әле 70 нче еллар башында ук "Биектау" платформасы янында пассажирларга...
Биектау авылы, район үзәгендә яшәүчеләр һәм бирегә йомыш белән килүчеләрне һич бетми торган проблема - тимер юл аша чыгу проблемасы борчый. Тимер юлның ике ягында да җирле һәм муниципаль власть, мәдәни-көнкүреш учреждениеләре эшли. Халык бу оешмаларда бер дә өзелеп тормый.
Әле 70 нче еллар башында ук "Биектау" платформасы янында пассажирларга чыгып йөрү өчен күпер салдылар. Ул елларда тимер юл аша ярамаган урында чыккан кешеләрне кире борып, күпергә җибәрәләр иде. Шуңа күрә һәр кеше дә 400-500 метрдан артык араны узарга мәҗбүр булды.
2011 нче елда билет кассасын платформага якынайттылар. Моңа кадәр соңга калучыларга уңайлылык тудыру өчен кассир билетларны платформага ук килеп сатып йөрде. Хәзерге вакытта юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен бозучыларны берәү дә туктатмый. Тимер юлчылар, халыкның иминлеге турында "кайгыртып", үзәктән башлап, "Каменка" платформасы юнәлешендә металл койма корып куйдылар.
Хәзер авыл белән район үзәгендә яшәүчеләр һәм поездга баручылар ярты километр ара узарга, аннары биек күпергә менәргә тиешләр. Мондый биеклеккә сәламәт кеше генә чыдый ала. Ә чирлеләр, картлар, инвалидлар, йөрәк, астма авыруларыннан интегүчеләр, сукырлар нишләргә тиеш? Коляскалы инвалидлар өчен кибетләрдә, мәдәният, спорт учреждениеләрендә пандуслар куялар. Алда әйтелгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗә килеп чыга: халык күп йөри торган урынга җир асты юлы ясарга кирәк. Бу турыда "Биектау хәбәрләре"ндә моңа кадәр дә язылган иде инде.
Районда халыкның социаль-көнкүреш шартларын яхшырту өчен күп эшләнде һәм эшләнә. Халыкның шушы мөһим мәсьәләне хәл итәргә теләвен дә район властьлары истән чыгармасыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев