Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Төгәл срок билгеләнде

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин 17 нче мартта Биектау авылының Мичурин урамындагы күп җәфалар чиккән 17 нче йортта яшәүчеләр белән очрашты. Биредәге квартиралар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, солдат толларына, шулай ук "Социаль ипотека" буенча яшь гаиләләргә бирелде. Эш шунда, биредә кешеләр инде өч ел яшәсәләр дә, квартираларын милек итеп...

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин 17 нче мартта Биектау авылының Мичурин урамындагы күп җәфалар чиккән 17 нче йортта яшәүчеләр белән очрашты.

Биредәге квартиралар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, солдат толларына, шулай ук "Социаль ипотека" буенча яшь гаиләләргә бирелде. Эш шунда, биредә кешеләр инде өч ел яшәсәләр дә, квартираларын милек итеп терки алмыйлар. Төзелеш барышында йорт бер подрядчыдан икенчесенә күчә һәм кайсыдыр бер мизгелдә әзер торакны бүлгәндәге буталчыклык аркасында 21 квартираның хуҗасы икешәр булып чыга. Шушы еллар дәверендә кешеләр алган квадрат метрларына булган хокукларын исбатлап йөрергә мәҗбүр булдылар. Соңгы тапкыр әлеге мәсьәлә февральдә үзәк мәдәният йортында узган гражданнар җыенында кузгатылды. Ул көнне 17 нче йортта яшәүчеләр бирегә махсус килделәр. Анда мәсьәләне бары суд аша гына хәл итеп була, диделәр.

Ул көннән соң бер ай диярлек вакыт узды. Агымдагы атнаның дүшәмбесендә Рөстәм Галиулла улы халык янына Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең Биектау бүлеге начальнигы Фәрит Нәҗмиев, Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов һәм башка рәсми кешеләр белән килде.

- Мин бүген арбитр ролендә, озакка сузылган әлеге мәсьәләгә нокта куяр өчен барлык якларны да тыңлап карыйсым килә, - диде ул. Һәм Фәрит Хөсәен улының килеп туган хәлне аңлатып бирүен үтенде.

- Судта карар йортта яшәүчеләр файдасына кабул ителде. 21 нче мартта судтан карарны шәхсән үзем барып алачакмын һәм 24 нче мартта кешеләр, үзләрендә булган документлар белән, теркәү палатасына килә алалар, - диде Фәрит Нәҗмиев.

Район башлыгы әлеге проблеманың килеп чыгуында Биектау районы гаепле булмаса да, килеп чыккан проблема өчен гафу үтенде.

Күп квартиралы йортта безнең кешеләр яши, араларында ветераннар да бар, шуңа күрә проблеманы хәл итүне районга үз өстенә алырга туры килде.

24 нче март алган квартираларны милек итеп теркәүдә килеп чыккан һәм шактый озакка сузылган ыгы-зыгыны хәл итүнең соңгы срогы булыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев