ШӨКЕР, ЮЛЛЫ БУЛДЫК
Ташсу авылы халкы бик күп еллардан бирле юлсызлыктан иза чиктеләр. Үтенечләр белән кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәделәр. Ниһаять, аларны ишеттеләр... Ташсу авылы район үзәге Биектаудан - 32, Казан шәһәреннән 54 чакрым ераклыкта урнашкан. Заманында авылда 100-150 ләп хуҗалык булса, хәзерге вакытта 28 генә исәпләнә. Авылда күбесенчә урта яшьләрдәге халык яши, яшь...
Ташсу авылы халкы бик күп еллардан бирле юлсызлыктан иза чиктеләр. Үтенечләр белән кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәделәр. Ниһаять, аларны ишеттеләр...
Ташсу авылы район үзәге Биектаудан - 32, Казан шәһәреннән 54 чакрым ераклыкта урнашкан. Заманында авылда 100-150 ләп хуҗалык булса, хәзерге вакытта 28 генә исәпләнә. Авылда күбесенчә урта яшьләрдәге халык яши, яшь балалы гаиләләр арта бара, монысы бигрәк тә сөендерә. Мәктәбе, кибете, яшәп килә...
Ләкин Ташсуда юл юк. Ул бит күренекле җәмә-гать эшлеклесе, татарларның милли азатлык хәрәкәте җитәкчесе Садри Максудиның туган авылы буларак кадерле. Шушы көнгә кадәр биредә юл булмау аерата түбәнсетә иде. "Эх, кайчан юл салырлар икән безнең авылга, бирсен иде Ходай бер мәрхәмәтле кешесен", - дигән уй яшәде ташсулыларда. Дөнья булгач авыруы да була, больницага барырга кирәк. Балаларга яз-көз сазлыкта-балчыкта Суыксуга йөрергә туры килә. Ә инде тормышны алып бару өчен юньле хезмәт хакы булган эше дә кирәк бит. Күпме яшьләр сәгать 4-5 тән торып эшкә китә. Ә өйгә әйләнеп кайтулары, ай-һай, авыр, моны юлда үзе йөргән кеше генә белә. Язын-көзен, җәен яңгыр яуса, Суыксуда машина калдырып, җәяүләп эшкә йөрүләр...
Соңгы вакытта Суыксу җаваплылыгы чикле ширкәтендә район күләмендәге игенчелек, терлекчелек буенча семинарлар үткәрелә башлады. Машина белән сыер саву осталары конкурсында "Суыксу» ширкәтенең генераль директоры Фәрхәт Мидхәт улы Алимов үзебезнең район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллиннан Ташсу авылына юл салуда ярдәм итүен сорады. Мәсьәлә уңай хәл ителсә, төзүче-подрядчиклар гына табасы кала. Тик әле акча бераз соңрак буласын белгәч, эшләргә атлыгып торучылар юк иде. "Бирим дигән колына - чыгарып куяр юлына", дигәндәй, очрый хәерле кешесе дә, бу - Буа районының ООО "Строительная технология» егетләре һәм аларның җитәкчесе - Ленар Равил улы Исхаков.
2011 нче елда Ташсу юлына үз хисапларыннан 2,5 км бетон салдылар. Уңайсыз һава шартлары булуга карамастан, көзгә кадәр - яңгырда да, карда да егетләр тырышып эшләделәр. 2012 нче елда Ташсу урамына, ферма яннарына һәм шулай ук Кондырлы авылына бетон салынып бетергә тиеш.
"Тырышкан табар, ташка кадак кагар", диләр бит. Суыксу белән Ташсу арасына күпер салу үзе бер могҗизага тиң булды. Тау биек, текә, тирән ярлы иде. Ә хәзер күпердән машиналар сызгырып кына үтәләр. Ташсулылар "Нива"ларны, "УАЗ"ларны заманча җиңел машинага алыштырдылар. 10 лап хуҗалык җиңел машина сатып алды.
Авыл халкы төзүчеләргә бик рәхмәтле. Шулай шул, бергә-бергә тотынсаң, авырлыкны җиңеп, максатка ирешеп була. Авылларны саклап калуда һәм үстерүдә дөрес юнәлеш бирүче районыбыз башлыгы Рөстәм Галиулловичка, төзүчеләр җитәкчесе Ленар Равилевичка, авыл халкы өчен җан атып, оештырып йөрүче Фәрхәт Мидхәтовичка, юлчыларны торак белән тәэмин итеп, кирәк вакытта ярдәмгә әзер торучы Рамил Сәлим улы Низамиевка, шулай ук Зөфәр Хәлилрахман улы Шәйдуллинга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Безне куандырган өчен аларны да Ходай зурласын. Авылыбызда бәхетле гаиләләр күбәеп, исән-сау яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев