Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

“Сандугач” балаларын көтә

Дүшәмбе, 29 сентябрьдә ачылышка әзер булган "Сандугач" һәм "Йолдыз" балалар бакчаларында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, подрядчы һәм заказчы оешмалар вәкилләре составындагы комиссия булды. Ул башкарылган төзелеш эшләренең сыйфатын, бакчаларның бизәлешен һәм җиһазланышын тикшерде. Тиздән 260 баланы үзенә сыендырачак "Сандугач" балалар бакчасы коллективы әлеге очрашуга әйбәтләп әзерләнгән. Ундүрт группаның...

Дүшәмбе, 29 сентябрьдә ачылышка әзер булган "Сандугач" һәм "Йолдыз" балалар бакчаларында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, подрядчы һәм заказчы оешмалар вәкилләре составындагы комиссия булды. Ул башкарылган төзелеш эшләренең сыйфатын, бакчаларның бизәлешен һәм җиһазланышын тикшерде.

Тиздән 260 баланы үзенә сыендырачак "Сандугач" балалар бакчасы коллективы әлеге очрашуга әйбәтләп әзерләнгән. Ундүрт группаның һәркайсы да яхшылап җыештырылган һәм заманча җиһазлар куелган. Зур кухнясы бар, ә группаларда балаларга ризык өләшү өчен аерым бүлмә күздә тотылган һәм анда да кирәкле бөтен нәрсә бар. Бакчада физкультура һәм хореография кабинетлары, физик күнегүләр уздыру һәм музыка белән шөгыльләнү заллары, логопед кабинеты һәм балаларны төрле яклап үстерүдә ярдәм итәчәк бик күп башка бүлмәләр җиһазланган. Бакчаның "Баланың аң-белемен үстерү үзәге" дип аталуы да бер дә очраклы түгел.

Килгән кунакларны каршы алганда балалар үзләренең булдыклылыкларын күрсәт-теләр дә инде: рус, татар, инглиз телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Бакчага карата сакчыл мөнә-сәбәттә булырбыз, биредә дуслашырга, җырларга һәм биергә, укырга өйрәнербез, дип вәгъдә иттеләр.

Бакчаны карап йөргәндә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин быел районда 260 һәм 80 урынлы ике бакча ачылачагын искәртеп үтте. Киләсе елга тагын бер мәктәпкәчә учреждение һәм Балалар иҗат йортын төзү планлаштырылган.

- Республика максатлы программаны тормышка ашыру барышында әлеге объектларны торгызу өчен зур акчалар бирә. Моны истән чыгармаска һәм булдырылган яхшы базаны нәтиҗәле файдаланырга, аңа сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәк, - дип ассызыклады ул.

Балалар бакчасы мөдире Гөлнур Зиннурова шушындый кадерле бүләк өчен республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

- Бу бакчаның эшли башлавын 260 гаилә түземсезлек белән көтә һәм бездә бүген зур бәйрәм, чөнки учреждениенең балаларны кабул итәргә тулысынча әзер булуын күреп торалар. Төзүчеләргә рәхмәт: алар безнең барлык үтенечләрне үтәделәр, киңәшләребезгә колак салып, тәрбиячеләргә эшләү өчен әйбәт, уңайлы шартлар тудырдылар.

- Без тәрбия эшен эчке матурлыкны да бакчаның шундый гаҗәеп гүзәл тышкы кыяфәтенә туры китерерлек итеп оештырырга тырышырбыз. - дип ышандырды Гөлнур Исмәгыйль кызы.

Бакча территориясе дә тәртиптә. Биредә балаларга физик яктан үсү, чыныгу өчен берничә спорт мәйданчыгы төзеп куелган. Җыеп кына әйткәндә, бакча ачылырга әзер. Бары тик кайбер вак-төяк җитешсезлекләрне генә бетерәсе дә, җылыту системасын гына кушып җибәрәсе калган. Төзүчеләр бу эшләрне санаулы көннәрдә төгәлләргә вәгъдә бирделәр. Балалар авызыннан шуның кадәр эчкерсез рәхмәт сүзләре ишеткәннән соң моның башкача булуы да мөмкин түгел.

сүз уңаеннан

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин төзеп куелган һәм җиһазланган бинадан тыш, балалар учреждениесенә, үлән чапкыч һәм кар чистарткыч машинадан башлап, гап-гади көрәк һәм тырмага кадәр, бик күп әйберләр таләп ителүен ассызыклап үтте. Кирәкле бөтен "вак-төякне" сатып алырга иганәчеләр ярдәм иткән. Менә алар:

ООО "Завод автофургонов"

"Элита" нәсел берләшмәсе

"Энергосбыт"

"Биектау" муниципальара полиция бүлеге

ООО "Вавилон-Жилсервис"

ООО "СафПласт"

ООО "Таттелеком"

ОАО "Коммунальные сети"

УПТК "Татмелиорация"

ООО "Монитор"

Усад спирт заводы

"Райгаз"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев