Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Районда яңа объект төзеләчәк

Җомга көн, 3 октябрьдә безнең районда, Идел буе электр челтәренең яңа базасын төзи башлау билгесе итеп, беренче таш һәм истәлекле капсула салу тантанасы булды. Чарада Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары - техник директор Рашат Галим-җанов, инвестицияләр буенча генераль директор урынбасары Азат...

Җомга көн, 3 октябрьдә безнең районда, Идел буе электр челтәренең яңа базасын төзи башлау билгесе итеп, беренче таш һәм истәлекле капсула салу тантанасы булды.

Чарада Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары - техник директор Рашат Галим-җанов, инвестицияләр буенча генераль директор урынбасары Азат Мәҗитов, Идел буе электр челтәре филиалы директоры Илшат Галим-җанов, челтәр компанияләре һәм подряд оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Идел буе электр челтәренең төп хезмәтләре хәзерге вакытта Казанда, уңайлы транспорт элемтәсеннән еракта - Магистральная урамында, 1969 елда ук тө-зелгән комплекста урнашкан.

Идел буе электр челтәре һәм Биектау районының электр челтәренә яңа база әйләнеп үтә торган (М7) юл янәшәсендә 2015 елда төзелә башлаячак. Биредә клиентларга хезмәт күрсәтү һәм ярдәмче биналар үзәге белән идарәдә эшләүчеләрне урнаштыру өчен административ бинаны үз эченә алган заманча комплекс, шулай ук лабораторияле мастерскойлар, көн-күреш бүлмәләре һәм эш кабинетлары өчен билгеләнгән җитештерү бинасы да торгызылачак. Проектта машиналар куя торган урын һәм склад бинасы да күздә тотыла.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җыелучыларны шушы вакыйга белән котлады һәм республика, район өчен яңа объектның ни дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп үтте.

- Идел буе электр челтәренең яңа базасын төзү өчен урынны безнең район территориясеннән сайлавы өчен Биектау районы республика җитәкчеләренә бик рәх-мәтле, - диде Рөстәм Галиуллович. - Бу районның икътисадын үстерүгә этәргеч ясаячак, яңа эш урыннары барлыкка китерәчәк, тө-бәкнең индустрияләшү һәм заманчалашу дәрәҗәсен арттырачак.

Җитештерү базасының проектын төзегәндә барлык биналар һәм корылмаларның бердәм архитектура һәм композиция бөтенлеге тәэмин ителгән. Административ һәм җитештерү биналарының алгы ягын бизәкләү өчен төсле пыяла файдаланылачак. Икътисади конструкцияләр һәм матурлау материалларын куллану күздә тотыла. Биналарның нинди максатта кулланылачагы һәм хезмәткәрләргә булдыра алганча уңайлы шартлар тудыру алдан уйланылган.

Шушы ук көнне Идел буе электр челтәре "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте филиалының 50 еллык юбилее да билгеләп үтелде.

Авылда электрлаштыруны үстерү өчен төзелгән предприятиенең вазифалары еллар узу белән киңәя төшә. Хәзер филиал энергия белән "Позис", "Поволжский фанерно-мебельный комбинат", Яшел Үзәндәге машина төзелеше заводы, "Казан" халыкара аэропорты, Горький тимер юлы объектлары кебек зур промышленность объектларын тәэмин итә. Идел буе электр челтәре эшчәнлегенә республика икътисады өчен мөһим булган авыл хуҗалыгы объектлары: кошчылык фабрикалары, терлекчелек комплекслары да керә.

Соңгы елларда электр челтәре электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын күтәрү буенча бик күп әһәмиятле эшләр башкарды. ПС 110 кВ Биектау, ПС 220 кВ (Балык Бистәсе районындагы) Котлы Бөкәш, "Майский" энергоүзәге куәтләрен "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәренә тоташтыру - шундыйлар исәбендә.

Идел буе электр челтәреннән бүген Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында 645 авыл электр энергиясе ала. Авыл хуҗалыгы объектлары, промышленность һәм башка предприятиеләр, шәхси йорт-лар яктылык һәм җылылык белән тәэмин ителә. Хезмәт күрсәтелә торган территориянең гомуми мәйданы 12 мең квадрат метр тәшкил итә.

безнең белешмә

Идел буе электр челтәре 1964 елның 18 сентябрендә Татэнерго РУның 57 нче номерлы боерыгы нигезендә "Татсельэнерго" Татарстан республика файдалану конторасы базасында оештырыла. Ул чакта яшь предприятие составына электр челтәренең алты районы: Арча, Дөбъяз, Куралов, Норлат, Чыпчык, Юдино район электр челтәрләре һәм аз куәтле ике гидроэлектростанция: Деушев ГЭСы, Кият ГЭСы керә. Идел буе электр челтәренең беренче директоры Усман Бәдри улы Йосыпов була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев