Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Районда полиция хезмәткәрләренә йортлар салынды

Биектау районында махсус программа буенча төзелгән ике уникаль бина - административ-торак комплексы файдалануга тапшырылды. Узган атнада Шигали авылында һәм Дачное поселогында полициянең участок пунктын һәм участок вәкиле яшәячәк бүлмәләрне үз эченә алган йортлар файдалануга тапшырылды. Агымдагы елдан республикада ведомстволы программа тормышка ашырыла, аның кысаларында 39 муниципаль районда 83 типовой йорт...

Биектау районында махсус программа буенча төзелгән ике уникаль бина - административ-торак комплексы файдалануга тапшырылды. Узган атнада Шигали авылында һәм Дачное поселогында полициянең участок пунктын һәм участок вәкиле яшәячәк бүлмәләрне үз эченә алган йортлар файдалануга тапшырылды.

Агымдагы елдан республикада ведомстволы программа тормышка ашырыла, аның кысаларында 39 муниципаль районда 83 типовой йорт салу планлаштырыла. Алар район үзәк-ләреннән кимендә 30 километр ераклыкта урнашкан участокларда эшләүче полицейскийларга биреләчәк. Йорт янында 6-8 сотыйлы бакчасы да бар.

Мондый проект 13 районда тормышка ашырылган инде. Төзелгән биналарда эшләү һәм уңайлы шартларда яшәү өчен барысы да күздә тотылган - участок вәкиле йортының эчке ягы җиренә җиткереп ясалган, йокы, кунак бүлмәләре, кухня, сан-узел бар.

Шигали авылында бинаны ачу тантанасына РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы эчке хезмәт начальнигы Рамил Шакиров, район җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары, төзелеш оешмалары җитәкчеләре һәм "Биектау" муниципаль полиция бүлегенең шәхси составы килде.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мондый йортлар тиздән күбрәк булачагын әйтте.

Реклама

- Бүген без районда ике йорт тапшырабыз. Республика, Эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләренә безгә ярдәм итүләре өчен бик зур рәхмәт. Ике объектны да кыска вакыт эчендә төзеп бирүләре өчен шулай ук төзүчеләргә дә зур рәхмәт. План буенча әле тагын ике йорт тапшырырга уйлыйбыз, - диде ул.

Кирәкле бөтен җиһазны участковыйларга район бүләк итте. Моңа әле тагын мөһим зур бүләкләр дә өстәлде. Район башлыгы Дачноедагы яңа йорт хуҗасы Айнур Рахмеевка телевизор бүләк итте. Ә республика Эчке эшләр министрлыгыннан терәк пунктка эш өчен автомобиль тапшырылды. Әлеге бүләкне район полициясе вәкиле Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы эчке хезмәт начальнигы Рамил Шакиров кулыннан алды. Шигалида төзелгән йортның хуҗасы Фаил Җамалиев булды.

- Татарстан - гаять алга киткән республика. Без - бөтен планетада алда һәм бу буш сүзләр генә түгел. Участок вәкилләренә ярдәм итә торган мондый программа бары тик бездә генә бар! Һәм бу кабатланмас, Россиядә тиңдәше булмаган программалар тормышка ашырыла торган бердәнбер тармак түгел. Хәзер мондый комплекс булган төбәктә яшәүче һәр кеше һәрвакытта да килергә мөмкин булган йорт барлыгын белеп торачак, - диде Рамил Шакиров.

Хезмәт урыныннан бирелгән квадрат метрларны хосусыйлаштырырга ярамый, участок вәкиле эшеннән киткән очракта йортны акт буенча тапшырырга тиеш. Пенсиягә чыкканда да ул өйдән китәргә тиеш. Квартира өчен коммуналь хезмәтләрне участок вәкиле үз кесәсеннән түләячәк, ә менә терәк пунктны тәртиптә тоту бурычын районның полиция бүлеге үз өстенә ала.

Участок вәкилләре өчен йортлар төзү буенча беренче карлыгачлар булган авыл җирлекләре үзенчәлеккә ия. Биредә, авылның үзеннән тыш, бакчачылык ширкәтләре дә бар, участковыйларга эш җитәрлек. Әйтик, Дачное поселогында, рәсми мәгълүматларга караганда, 700ләп кеше яши, ә җәйге чорда исә анда яшәүчеләр саны бик күпкә арта. Шуның белән бәйле рәвештә, яңа терәк пункт участковыеның хезмәт күрсәтү территориясе дә киңәйтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев