Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Район зур төзелеш мәйданын хәтерләтә

Соңгы елларда Биектау районы зур төзелеш мәй-данына әверелде. Яңа күп квартиралы торак йортлар салына, искеләренә капиталь ремонт ясала. Маргарита ТИМОНИНА Дөбъязда, Усадта, Коркачыкта - өч мәдәният йорты файдалануга тапшырылды. Районда беренче 9 катлы йортта да өй туйлары уздырыр көнгә күп калмый. Партия проекты буенча менә дигән спорт объектлары - универсаль...

Соңгы елларда Биектау районы зур төзелеш мәй-данына әверелде. Яңа күп квартиралы торак йортлар салына, искеләренә капиталь ремонт ясала.
Маргарита ТИМОНИНА


Дөбъязда, Усадта, Коркачыкта - өч мәдәният йорты файдалануга тапшырылды. Районда беренче 9 катлы йортта да өй туйлары уздырыр көнгә күп калмый. Партия проекты буенча менә дигән спорт объектлары - универсаль спорт залы һәм "Биектау" Боз сарае төзелде.
Балалар бакчалары төзү - власть партиясе ярдәм итә торган өстенлекле республика проектларының берсе. Биектау районында бүген мәктәпкәчә балалар учреждениеләре ике урында - Биектау һәм Ямаширмә авылларында төзелә.
Биектау авылының Хәйдәр Бегичев исемендәге урамында тиздән 260 урынлы балалар бакчасы ачылачак. Бу - барлык уңайлыклары булган, әйләнә-тирәсе тәр-типкә китерелгән ике катлы заманча бина. Эшне Илһам Хөсәенов җитәкчелегендәге "БарсЭлитСтрой" ширкәтенең төзелеш оешмасы алып бара.
Ямаширмәдә быел 80 урынлы ике катлы балалар бакчасы бинасы үсеп чыкты. Аны генераль директор Владимир Алаев җитәкчелегендә "Инвест" җаваплылыгы чикле ширкәте төзи. Районда ике балалар бакчасын файдалануга тапшыру чиратларны киметеп, мәктәпкәчә тәрбияне яңа югарылыкка күтәрер.
Биектау авылында гадәти мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе түгел, ә күпьяклы тәрбия Үзәге "Балачак академиясе" ачылачак.
- Без балаларны берничә юнәлеш буенча тәрбияләргә телибез, - ди булачак Үзәк мөдире Гөлнур Зиннурова. - Беренчедән, бу - кечкенәдән үк телләрне өйрәнүгә җәлеп итү. Спорт юнәлеше, сән-гать-эстетик, сынлы сәнгать, логопедлар эшли торган группалар булачак. Проект буенча бездә ясле яшендәгеләрдән алып, җиде яшькә кадәрге балаларны кабул итү өчен бөтенесе дә күздә тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев