Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Мең чыршы утыртканнар

Үз территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү һәм һәрдаим чистартып тору - авыл җирлекләре эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе. Әлеге проблемаларның Иске-Казан авыл җирлегендә ничек хәл ителүе турында сөй-ләвен үтенеп, без аның башлыгы Гөлнара Закировага мөрәҗәгать иттек. - Җирлегебезнең авылдагы тормышны яхшырту буенча күп мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә ярдәм итә торган җиде федераль программада...

Үз территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү һәм һәрдаим чистартып тору - авыл җирлекләре эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе. Әлеге проблемаларның Иске-Казан авыл җирлегендә ничек хәл ителүе турында сөй-ләвен үтенеп, без аның башлыгы Гөлнара Закировага мөрәҗәгать иттек.

- Җирлегебезнең авылдагы тормышны яхшырту буенча күп мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә ярдәм итә торган җиде федераль программада катнашуын ихлас сөенеп әйтәм. Безнең җирлеккә җиде авыл: Коркачык, Татар Әйшәсе, Камаево, Югары Ия, Татар Урматы, Кызыл Күл, Рус Урматы керә, аларда 1180 кеше яши.

Узган ел район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинның тырышлыгы һәм ярдәме нәтиҗәсендә Коркачык авылының мәдәният йортын ремонтлап чыга алдык. Хәзер бездә яшьләрнең ял вакытын кызыклы һәм мәгънәле итеп уздыру, түгәрәкләр эшен оештыру өчен барлык шартлар да бар. Быел шушы ук Коркачык авылында универсаль спорт мәйданчыгы да төзелә. Моңа да яшьләр бик сөенә. Ни дисәң дә, авылыбыз яшьләре спорт белән кызыксына һәм безнең югары күрсәткечләргә ирешкән спортчыларыбыз да бар.

Татар Әйшәсендә модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелү халык өчен зур куаныч булды.

Юл төзелеше федераль программасы буенча Татар Әйшәсе һәм Камаево авылларында юллар салынды, Камаевода яхшы күпер барлыкка килде. Бу авылда зиратны металл сетка белән әйләндереп алдык.

- Торак төзелеше буенча нәрсәләр эшләнә, бу авыл халкы, бигрәк тә яшьләр өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора бит?

- Соңгы елларда агросәнәгать комплексы - авылны үстерү программасы буенча алты яшь гаилә йорт салып чыкты. Сигез кеше йортларын үз көчләре белән төзеде. Узган ел Коркачык авылында күп квартиралы ике йортка капиталь ремонт ясалды. Быел "Тузган торак" программасы буенча Коркачык авылында ике йортта, Камае-вода бер йортта яшәүчеләр тормыш шартларын яхшыртачак.

Реклама

Иске-Казан авыл җирлеге халкы авылны үсте-рүдә зур ярдәм күрсәт-кәннәре өчен ил, республика һәм үзебезнең Биектау районы җитәкчеләренә рәхмәт белдерә.

- Сөйләшүебезне төзекләндерүдән башлаган идек. Үзләре яшәгән йорт тирәләрен тәртип-кә китерүдә халык ничек катнаша, шул турыда сөйләп китмәссезме?

- Без дүртенче ел рәттән иң яхшы ишегалды-капка төбе дигән исем алу өчен конкурс уздырабыз. Аңа Сабантуй вакытында йомгак ясыйбыз. Быел йорт каршысын чәчәкләп-бизәкләп, төрле композицияләр төзегән егерме хуҗалык билгеләп үтелде. Андыйлар арасында Хәмзә Хәкимов, Фидания Гыйниятуллина, Гөлназ Галәветдинова, Гөлфия Әхмәтова, Алсу Кәлимуллина һәм башкалар бар.

Моннан тыш, без быел 1000 зәңгәр чыршы утырттык, аларның күбесе мәдәният йорты тирәсен бизәде, бер өлешен, алар соравы буенча, авыл кешеләренә тараттык.

Төзекләндерү эшләрен киләчәктә дә дәвам иттерү һәм юлларны тәртиптә тотуда күптән түгел грант буенча алган тракторның зур ярдәме тияр, дип ышанабыз. Безнең роторлы ургычыбыз бар, хәзер менә тракторлы да булдык. Димәк, юл тирәләрен, урамнарны җыештырып-карап торачакбыз.

- Тулы җавапларыгыз өчен рәхмәт, Гөлнара Равилевна. Эшегездә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X