Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Көтеп алган вакыйга

Узган атна районда вакыйгаларга бик бай булды. Аларның иң куанычлысы Кече Битаман авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылышы булгандыр, мөгаен. Районның 215 кешеле иң еракта урнашкан авылы мондый яңа бинаны күптәннән көтә иде инде. Авыл уртасындагы матур кызгылт-сары-ак бина янына халык билгеләнгән сәгать килеп җиткәнне көтеп тормыйча ук җыела башлады. Бу...

Узган атна районда вакыйгаларга бик бай булды. Аларның иң куанычлысы Кече Битаман авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылышы булгандыр, мөгаен. Районның 215 кешеле иң еракта урнашкан авылы мондый яңа бинаны күптәннән көтә иде инде.

Авыл уртасындагы матур кызгылт-сары-ак бина янына халык билгеләнгән сәгать килеп җиткәнне көтеп тормыйча ук җыела башлады. Бу бәйрәмдә пенсионерлар, бала җитәкләгән яшь әниләр, эштән бушаган авылдашлар - һәммәсе дә катнашырга ашыкты. Өлкән-нәргә утырып тору өчен эскәмияләр куйдылар - кечкенә мәйдан барлыкка килде.

Авыл кешеләренең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Биектау үзәк район хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев, хуҗалык җитәкчеләре - авыл хуҗалыгы семинарында катнашучылар, район службалары җи-тәкчеләре килде.

Күркәм гадәт буенча барлык мөһим эшләр изге догадан башлана. Кече Битаман мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәткәрим хәзрәт Каюмов, яңа йортка иминлек, анда эшләрнең уңышлы баруын теләп, дога кылды.

- Авыл бик матур урында урнашкан, яңа йортлар торгызыла, юл төзелде. - диде Кече Битаман авылы халкын котлаганда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. - Фельдшер-акушерлык пунктлары төзү программасын кабул итүе өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт. Бу программа менә сезгә дә килеп җитте. Барыгызга да сәламәтлек телим, табиблар янына авырып түгел, ә бәлки киңәш сорап кына барырлык булсын.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин республикада хәзерге вакытта 26 программа эшләве турында сөйләде. Модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү - шуларның берсе. Ике ел ярымда республика авылларында 185 пункт тө-зелгән, быел - 23.

- Авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча моңарчы күрелмәгән программа бары безнең республикада гына эшли, Россиядә андыйлар башка юк, - дип билгеләп үтте министр. - Быел 80 амбулатория дә тәртипкә китереләчәк. Татарстан күләмендә барлыгы 900 фельдшер-акушерлык пункты яңартылачак һәм ремонтланачак. Программа, әлеге елны да кертеп, 2016 елга кадәр гамәлдә булачак. Республиканың сәламәтлек саклау министры Г.Вафин шулай ук авылга табиблар җәлеп итү программасының да нәтиҗәле тормышка ашырылуы турында әйтте. Биектау районына гына да төрле белгечлектәге 27 табиб: лор, фтизиатр, дерматолог, окулист, педиатр, терапевт һәм башка белгечләр килде.

Фельдшер-акушерлык пунктлары модульләрен дә үзебезнең республикада - Азнакайда әзерлиләр. Модуль комплектында авыл фельдшерына эшләү өчен кирәкле бөтен нәрсә күздә тотылган. Медицина җиһазларыннан тыш бу суыткыч, акушерлык креслосы, балалар үлчәве, буй үлчәгеч, шулай ук суы электр белән җылытыла торган раковиналар, бәдрәф. Тиздән газ да уздырачаклар.

- Мин авылда 34 ел фельдшер булып эшлим, мондый шартларны көтеп җиткерә алуыма бик шат, - диде Кече Битаман фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Әл-фия Сөнгатуллина. - Аны әле февраль аенда ук, бер атнада төзеп куйдылар. Без шунда ук күчендек тә. Бу урын бөтен кешегә дә ошый: җайлы, якын, юлны да тәртипкә китерделәр.

Юл мәсьәләсенә аерым тукталмый булмый. Узган ел Кече Битаман авылын Алан-Бәксәр, аннары Дөбъяз һәм район үзәге белән асфальт юл тоташтырды. Авыл кешеләренең язгы ташу вакытында, көзге пычракларда юлсызлыктан интеккән чаклары артта калды. Андый көннәрдә аларны көймәләр һәм саллар коткарды. Ә хәзер исә хастаханәгә ярты сәгатьтә барып җитәсең. Авылның төп урамына вак таш җәелгән.

Тантаналы мизгел җитте. Биектау район хастаханәсенең баш табиб урын-басары Фәнил Зиннәтуллин фельдшер Әлфия Сөнгатуллинага символик ачкыч тапшырды. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, авыл имамы Мөхәммәткәрим хәзрәт Каюмов ал тасманы кистеләр. Фельдшер-акушерлык пункты кунаклар һәм җыелучылар өчен ишекләрен киң ачты.

- Мари урманнары янында урнашкан ерак авылда шундый матур фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килү могҗизага тиң, - диде ветеран укытучы Гөлфия Мөхтәрова, авылдашларының фикерен белдереп. - Бездә хәзер яхшы юллар да, заманча фельдшер-акушерлык пункты да бар. Сөенә-сөенә яшисе генә. Әлфиябез үз эшен яхшы белә, һәркемгә теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер. Район үзәгенә барырга ерак. Ярдәм итүләре өчен Дөбъяз хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Фатыйховка, хастаханә коллективына рәхмәт. Без модульле фельдшер-акушерлык пунктлары программасының безнең авылда да тормышка ашырылуы өчен район башлыгына, министр Гадел Вафинга рәхмәтлебез.

Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы Раушания Галимҗанова республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

- Күп эшләр башкарылды инде, әмма алда безне тагын да зуррак эшләр көтә. Барыгызга да сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм уңышлар телим, - диде ул.

Фельдшер-акушерлык пунктын караганда министр Г.Вафинны аның ничек җиһазлануы, балаларны, инвалидларны, диабеттан интегүчеләрне дарулар белән тәэмин итү, транспорт мәсьәләсе кызыксындырды. Гадел Юнысович фельдшер Әлфия Сөнгатуллинага авылдашларының сәламәтлеген саклауда озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен рәхмәт белдерде, аңа уңышлар, битаманлыларга нык сәламәтлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев