Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

КАЙТЫГЫЗ, АВЫЛДАШЛАР!

«Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган җир", диләр. Әйе, дөрестән дә, һәр кешенең үз ата-анасы булган кебек, үзенә бик кадерле һәм газиз булган туган авылы да бар. Минем туган авылым - Зур Көек. Ул район үзәгеннән иң читтә - Мари чигендә урнашкан авылларның берсе. Халкы да бик тырыш һәм...

«Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган җир", диләр. Әйе, дөрестән дә, һәр кешенең үз ата-анасы булган кебек, үзенә бик кадерле һәм газиз булган туган авылы да бар.
Минем туган авылым - Зур Көек. Ул район үзәгеннән иң читтә - Мари чигендә урнашкан авылларның берсе. Халкы да бик тырыш һәм тату аның. Бик еракта урнашса да, күңелгә бик якын ул.
Без үзебез җиде кыз һәм бер малай шул авылның Мостафа, Тепи һәм Чуткар болыннарында уйнап, саф сулы чәй суын эчеп үстек. Авылыбызның һәр урыны: Мыслы тавы, Черкилек һәм Мари сазы безнең хәтердә нык саклана. Барыбыз да таралышып беттек, төп йортта апабыз Гөлсылу Хәбибуллина гына гаиләсе белән төпләнеп калды. Юл газабы - гүр газабы, диләр. Шулай булса да, төп йорт белән арабыз өзелмәде: зиярәт кылырга да, бәйрәмнәргә дә еш кайтабыз.
Әле күптән түгел генә барыбыз да төп йортка Корбан ашына җыелыштык. Шатлык-куанычыбыз чиксез булды, чөнки ямь өстенә ямь биреп торучы тагын бер яңалык бар иде, ул да булса - авылыбызга кадәр салынган асфальт юл. Тәмам килештереп, бар шартларын китереп төзегәннәр: юл билгеләре дә, җәяүле юл тамгалары да, тукталыш будкалары да, хәтта урындыгы да бар. Шәһәр урамнарыннан бер дә ким түгел! Исләребез китеп, куанып, авылыбыз белән горурланып бардык.
Авылыбыз танымаслык булып үзгәрде. Авылдашыбыз Ренат Гыйбадуллин ярдәме белән зиратны челтәр белән әйләндереп, аны матур төскә буяу, сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәл кую үзе генә дә ни тора бит әле! Район җитәкчеләре Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинга, якташыбыз, башкарма комитет җитәкчесе Раил Әюп улы Зәйнуллинга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, авыл халкына шундый асыл шартлар тудырган "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәте генераль директоры Әнвәр Мәхмүт улы Залаковка, Айбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Рәкыйп улы Сафиуллинга, гомумән, шушы игелекле эшне оештыруда катнашучыларга Аллаһының рәхмәте яусын. Җирле халыкны, кунакка кайтучыларны, укучыларны шатландырган өчен аларны Ходай зурласын.
Хәзер буш вакыт булган саен Зур Көек авылына барасы гына килеп тора. Кул сузымы ераклыгында гына булган күрше авылга юл булмаганда, 40-50 чакрым ераклыктагы үз туган авылыңа юл булуның нинди шатлык икәнен аңлату өчен сүзләр җитми. Келтерәтеп кенә барып кайтабыз бит!
Кайтыгыз, авылдашларым! Юллар бик әйбәт. Шулай булмаска, Айбаш авылы җирлегендә бит яшь, көчле энергияле, эшкә дәрт-дәрманы ташып торган җитәкчеләр эшли. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк: чарасын да, акчасын да тапканнар бит!
Һәркайсыбыз исән булыйк! Шундый җитәкчеләребез эшләгәндә минем туган авылым яшәячәк, тагын да матурланачак әле!


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев