Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

ИҢ ЯХШЫЛАР БИЛГЕЛӘНӘЧӘК

Ел азагында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең милек хуҗалары һәм күп квартиралы йортларда биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү, торак фондтан файдалану кагыйдәләре һәм нормаларын үтәү, күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисапның, ишегалларын төзекләндерүнең торышына кагылышлы Карарын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыра. Шулай ук күп квартиралы йортларда махсус сайлап...

Ел азагында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең милек хуҗалары һәм күп квартиралы йортларда биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү, торак фондтан файдалану кагыйдәләре һәм нормаларын үтәү, күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисапның, ишегалларын төзекләндерүнең торышына кагылышлы Карарын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыра.
Шулай ук күп квартиралы йортларда махсус сайлап куелган җаваплы кешеләр арасында иң яхшылар билгеләнәчәк. Эшнең нәтиҗәлелеге түбәндәге күрсәткечләргә карап билгеләнәчәк:
- күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычның булу-булмавы;
- подъездларның чисталыгы;
- торак йортка бергә идарә итүдә йорттагы җаваплы кешеләрнең активлыгы;
- коммуналь түләүләр (су, электр энергиясе) буенча ОДНның (йорт буенча гомуми исәпләүләр) күләме түбән булу.
Эшләре иң яхшы дип танылган җаваплы кешеләргә дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырылачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев