Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Фатир киләчәккә өметне ныгыта

Яңа йортны файдалануга тапшыру кешеләргә зур шатлык, бәхет, күтәренке кәеф китерүче вакыйга. Иң кызыгы шунда, фатир алучылар белән бергә аларның туганнары, дуслары гына түгел, ә тантанага музыка тавышы ишетеп, очраклы гына килеп эләккән кешеләр дә куана. Бераз һавалырак булса да әйтим әле: узган шимбәдә Биектау авылының Колхозная урамында яңа йортны...

Яңа йортны файдалануга тапшыру кешеләргә зур шатлык, бәхет, күтәренке кәеф китерүче вакыйга. Иң кызыгы шунда, фатир алучылар белән бергә аларның туганнары, дуслары гына түгел, ә тантанага музыка тавышы ишетеп, очраклы гына килеп эләккән кешеләр дә куана.

Бераз һавалырак булса да әйтим әле: узган шимбәдә Биектау авылының Колхозная урамында яңа йортны хуҗаларына тапшыру тантанасына килгән кешеләрнең бәхет-шатлыгы ул көндәге җил һәм бураннан көчлерәк иде. Бәйрәмгә бик күп кунаклар килде, аларның һәркайсы бу көнне фатир ачкычлары алучыларны котлап, аларга изге теләкләрен җиткерергә теләде. Беренче сүз Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга бирелде.

- Бүген сезнең шатлыклы көнегез - яңа йорттан матур фатирлар аласыз. Бу көнне без төзүчеләребез тырышлыгы белән якынайта алдык. План буенча йорт 2014 нче елда тапшырылырга тиеш иде, алар, безнең үтенечкә колак салып, бар көчләрен куеп тырыштылар һәм шушы мәһабәт йортны төзеп куйдылар, - диде Рөстәм Галиуллович. - Бу йортта яшәячәк һәр гаиләнең бәхетле булуын телим. Балалар тусын, һәр гаилә җитеш тормышта тату, матур, тәртипле яшәсен.

Тагын бер кат рәхмәт сүзләре әйтеп, район башлыгы төзүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Фатир алучыларга котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының эшләрне кабул итү һәм финанслау идарәсе начальнигы Әнсар Цибизов, "Инвест" җаваплылыгы чикле ширкәте генераль директоры Владимир Алаев, "Бердәм Россия" партиясенең региональ бүлегенең ярдәм фонды президенты Геннадий Глушков мөрәҗәгать итте. Дәрәҗәле кунаклар Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә фатир хуҗаларына ачкычларны тапшырдылар.

Тыл хезмәткәре, сугышта катнашучының тол калган хатыны Мария Ситдиковна Сәйфетдинова, республика һәм район җитәкчеләренә сугыш ветераннарын һәм тол хатыннарны яхшы фатирлы иткән өчен рәхмәт әйткәндә, күз яшьләрен тыя алмады.

- Район башлыгына аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә, - диде ул. - Әгәр дә районга ул килмәгән булса, без мондый фатирларны күрмәс идек. Ходай Тәгалә аңа ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар бирсен.

Кызыл Шәрыкъ авылының сугыш ветераны, инвалид Рәшит абый Гарифуллин да шатлыгын яшерми. Ул хәрби хезмәтне Украина территориясендә узган. Дүрт ел гомере сугыш һәм сугыштан соң бандеровчылар белән көрәштә узган.

- Авылдагы йортыбыз үзебез белән бергә картайды. Без хатыным Фирдәүс белән икәү генә яшибез. Ике малай, бер кыз үстердек, кызганычка каршы, кызыбыз иртә вафат булды. Фатир алуыбызга мин бик шат, бу фронтовикларга зур бүләк, - диде ул.

Бу көнне көчле җил иде, кар да туктаусыз явып торды. Шуңа күрә ветераннарның балалары һәм оныклары аларны тантанага алып килергә курыкканнар, барысы да өлкән яшьтә бит инде, салкын тиюдән Алла сакласын. Солдат толлары Вера Павловна Просвирнова белән Гөлчирә Мәрдән кызы Мөбарәкшиналарның кызлары да үзләре генә килгән. Алар әниләре өчен чын күңелдән шатланалар, чөнки алар үзләре дә сугыш чорында көне-төне эшләп, Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керкәннәр һәм дәүләттән шундый бүләк алуга аларның әниләре бик тә лаек.

Тантананың рәсми өлеше башланганчы фронтовикның тол хатыны, тыл хезмәтчәне Әминә апа Тимерҗанова белән сөй-ләшергә өлгердем.

- Минем ирем күптән, моннан утыз өч ел элек үк вафат булды. Без Бакуда яшәдек, Татарстанга кайтканыма егерме ел. Биектауда киленем белән яшим. Бүген бер бүлмәле фатир алам, мондый бүләк минем өчен зур шатлык. Мин үзем дә сугыш чорында заводта эшләдем, тәүлек буе цехлардан чыкмыйча фронт өчен снарядлар ясадык, - дип искә алды ул узган елларны.

Ачкычларны өләшкәннән соң, гадәтләнгәнчә, ал тасманы кисеп, яңа йортның бусагасыннан атлап кердек. Подъезд ишекләрендә кодлы йозаклар, эчке якта стеналар ачык төсләргә буялган, якты, матур.

"Бисмилләһи-рәхман-ир-рахим" дип, балаларын күтәреп бер фатирга кереп баручы гаилә игътибарны үзенә җәлеп итте. Энҗе белән Рафаэль Рашитовлар аралашучан, гади кешеләр булып чыкты. Алар фатирны социаль ипотека программасы буенча алганнар.

- Без документларны өч ел элек тапшырган идек. Алай ук озак көтәргә туры килмәде. Фатирыбыз бик матур, җылы, уты, суы, газы бар. Аллага шөкер, балаларыбыз яхшы шарт-ларда тәрбияләнәчәк, аларның үз бүлмәләре булачак. Безнең өч балабыз бар: Самирга 8 яшь, Ләйсәнгә - 6, Мәликәгә 3 яшь, - дип таныштырды Энҗе. - Без ислам кануннары буенча яшибез, ирем мәчеттә азан әйтә, үзем дә намазга бастым. Аллаһы Тәгалә ярдәме һәм район башлыгының тырышлыгы белән фатирлы булдык.

Реклама

Балалар ул арада өч бүлмәдәге иркенлеккә шатланып, бер бүлмәдән икенчесенә чабыштылар. Алты яшьлек Ләйсән журналист белән сөйләшүдән баш тартмады.

- Мин балалар бакчасына йөрим. Миңа анда бик ошый. Без хәзер Яңа елга әзерләнәбез, Кыш бабай һәм Кар кызы белән утренник булачак, - диде ул һәм шаян куян турында шигырь сөйләп күрсәтте.

Һәр гаиләнең үз тарихы, тормышының онытылмас сәхифәләре бар. Бәхетле минутларында кешеләр ничектер ачылып китәләр, шатлыкларын бик үк таныш булмаган кешеләр белән дә уртаклашалар. Гөлия Мусинаның шатлыгы йөзенә чыккан. Ул элек район мәгариф бүлегендә эшләгән, хәзер - мәгариф һәм фән министрлыгында.

- Нәни улыбыз Самир безгә бәхет алып килде - менә фатирлы да булдык. Олы улыбыз Радилгә унбиш яшь, Аллаһ кушуы буенча тагын бер улыбыз туды, Самирыбызга бер яшь. Ирем белән без бик бәхетле, - диде ул.

Бу көнне мин шулкадәр күп елмаюлы йөзләр, бәхеттән очкынланып янган күзләр күрдем, шул энергияне, җылы атмосфераны сеңдереп алган күңел күтәренкелеге озак вакытка җитәрлек булды.

Барыннан да бигрәк апалы-сеңелле Надя һәм Алена Сергухиналар өчен шатландым. Алар фатирларын ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча алганнар. Алар белән сөйләшкәннән соң Ходай бала чакта кичергән кимсенүләре өчен ярдәм итеп, сабырлыклары өчен шундый бүләк белән сөендергәндер дип уйлап куйдым. Кызлар язмыш борылышларында югалып калмаганнар, үз-ләренә тиң ярлар табып, гаилә корганнар, хәзер үзләре балалар үстерәләр, гаилә учагын ышанычлы саклыйлар.

- Хәзерге вакытта Чубарово авылында яшибез. Гаиләбез зур, ирем Андрей белән дүрт бала тәрбиялибез, - ди Алена. - Аксинья - дүртенче, Марина икенче сыйныфта укыйлар, Вадимга биш яшь, Максимыбыз яшь ярымлык. Әле мин декрет ялында. Үз фатирыбыз булуга барыбыз да бик шатланабыз, үзегез кү-рәсез: бүлмәләр иркен, матур, җылы. Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты.

Надежда ире Дамир белән ике кыз үстерә икән: Лилиягә 3,5 яшь, Лианага 5 ай.

- Без Бөреле балалар йортында тәрбияләндек. Аннан соң шактый еллар үтте инде. Минем дә, апамның да бер бүлмәле фатирга сертификатларыбыз бар иде. Шуның нигезендә фатир алып булачак йорт төзелүе турындагы хәбәргә бик сөендек. Өйдә ирем, каенанам белән киңәшләштек тә, өч бүлмәлегә язылырга булдык. Менә ул - күптән көткән шатлыгыбыз. Дөрес, түлисе булачак, әмма иң мөһиме - баш өстендә ышанычлы түбә булу. Эшкә урнашырга кирәк, бала кечкенә булгач, сәгатьләп эшли торган урын эзләргә кирәк, - дип фикерләрен уртаклашты зирәк акыллы Надежда.

Аның һөнәре бар икән, ул педколледж тәмамлаган балалар бакчасы тәрбиячесе, хәзер педагог-психолог булырга укый. Балалар йортында тәрбияләнеп, тормышта күңелләренә ошаган хезмәт тә, мәхәббәт тә тапкан, нәселләрен дә дәвам итүче бу ханымнарга ничек сокланмыйсың! Ходай аларга сәламәтлек, иминлек бирсен, киләчәктә дә аларның язмышына мәрхәмәтле булсын иде.

Минем йортым - минем крепостем, дип бик дөрес әйтәләр. Яңа ел алдыннан районның 60 гаиләсе әнә шундый ышанычлы крепостьлы булды, димәк, тормышларында тотрыклылык урнашты, киләчәккә ышанычлары ныгыды. Аларның барысына да тынычлык телибез, гаиләләрнең күгендә болытлар, җил-давыллар булмасын, һәрвакыт кояш кына яктыртсын.

Белешмә

Биектау авылының Колхозная урамындагы 60 фатирлы йортта 2 сугышта катнашучы, 16 фронтовикларның тол хатыннары, 4 ятим балалар гаиләләре, 1 чернобыльче һәм 37 социаль ипотека буенча фатир алучылар яшәячәк. Быел районда 7 күп квартиралы йорт файдалануга тапшырылган. Торак төзелеше киләсе елда да дәвам итәчәк, 2014 елда 400 дән артык фатир тапшыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев