Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Боз сараен ачуга әзерлек бара

"Биектау" Боз сараен төзү эшләре азагына якынлашып килә. Бинаның алгы ягын төзекләндерү, эчен матурлау, әйләнә-тирәсен тәртипкә китерү буенча тагын бераз тырышлык куелса, шушындый мәһабәт спорт корылмасы тиздән беренче спортчылар һәм тамашачыларны кабул итә башлар. "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең типовой проекты буенча төзелгән бинаның мәйданы боз стадионы мәйданы кадәр - 28х58...

"Биектау" Боз сараен төзү эшләре азагына якынлашып килә.

Бинаның алгы ягын төзекләндерү, эчен матурлау, әйләнә-тирәсен тәртипкә китерү буенча тагын бераз тырышлык куелса, шушындый мәһабәт спорт корылмасы тиздән беренче спортчылар һәм тамашачыларны кабул итә башлар. "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең типовой проекты буенча төзелгән бинаның мәйданы боз стадионы мәйданы кадәр - 28х58 метр. Биектау малайлары һәм кызлары биредә хоккей, фигуралы шуу белән шөгыльләнерләр, өлкән-нәр дә тимераякка баса алалар.

Боз сарае проекты мондый корылмалардан файдалану буенча тупланган тәҗрибәне исәпкә алып сайланган. "Биектау"да спортчылар, тамашачылар һәм бигрәк тә балалар спорт секцияләре өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган. Боз сарае гөмбәзе астында операторлар бүлмәсе, административ кабинетлар, хореография классы, табиблар кабинеты урнашкан. Душ кабиналары куелган җиде киенү-чишенү бүлмәсе, тимераяклар һәм формаларны киптерү урыны, сауна, тимераякларны кайрау өчен махсус бүлмә - болар барысы да спортчыларга шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыра. Ә иң мөһиме - үтә күренмәле, көзге кебек шома боз, махсус билгеләнгән кешеләр аның сыйфатын боз машинасы ярдәмендә тикшереп торачаклар.

- Бинада дымлылык тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш, температура тирбәлешеннән бозның парга әйләнүе һәм томан хасил булуы ихтимал, - дип тәфсилләп аңлатты безгә Боз сарае директоры Андриан Тябин. - Бозны, алдан планлаштырылганча, Канададан кайтарылган махсус техника чистартачак, ул тиешле урыннарын кисә, тигезли һәм шомарта. Боз катыру җиһазы әзер, ул Казандагы складта, юллар ачылу белән Биектауга кайтарылачак.

280 урынлы зал хоккей һәм фигуралы шуу яратучыларга вакытларын файда белән уздырырга һәм спорт тамашаларын рәхәтләнеп күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. "Кулай мохит" программасы кысаларында корылманы төзегәндә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләре дә күздә тотылган - сан-узеллар, чыгу-керү, менү урыннары инвалид коляскалары иркен узарлык итеп җиһазланган.

Биектаудагы ябык каток зур табло булу белән дә башкалардан аерылып торачак, аны тамашачы урыннары каршына ук урнаштырачаклар. Уен барышы турында тамашачыларны кызыксындырган барлык мәгълүмат: кемнең кайсы минутта алка кертүе, уенчының ничә минуттан бозга чыгачагы, нинди тәртип бозган өчен кемнең уеннан читләштерелүе он-лайн режимында таблода чагылыш табачак. 24 нче майда электрон таблоны Кытайдан Мәскәүгә кайтаралар, аннары ул Биектауга китереләчәк.

- Боз сараенда спорт кафесы да булачак, - дип дәвам итте безнең белән аралашуын Андриан Тябин. - Үзебезнең кухнябыз бар, анда махсус белемле поварлар спорт кафесына килүчеләр өчен дә, спортчылар өчен дә тәмле һәм файдалы ризыклар әзерләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев