Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

2014 нче елда да эшләр дәвам итәчәк

Биектау районында ашыгыч рәвештә ремонт кирәк булган күп квартиралы йортлар байтак. Стеналарында ярыклар, черегән һәм су үткәрә торган түбәләр, кыска ялганышлар һәм янгыннар китереп чыгарырга мөмкин булган искергән электр үткәргечләр, күгәргән торбалар - моннан егерме-утыз еллар элек төзелгән йортларның барысына да хас җитешсезлекләр болар. Йортларга капиталь ремонт кирәклеге көн кебек...

Биектау районында ашыгыч рәвештә ремонт кирәк булган күп квартиралы йортлар байтак.

Стеналарында ярыклар, черегән һәм су үткәрә торган түбәләр, кыска ялганышлар һәм янгыннар китереп чыгарырга мөмкин булган искергән электр үткәргечләр, күгәргән торбалар - моннан егерме-утыз еллар элек төзелгән йортларның барысына да хас җитешсезлекләр болар. Йортларга капиталь ремонт кирәклеге көн кебек ачык, һәм бу эш әкренләп чират буенча башкарыла да. Безнең төзүче-ләрнең, белгечләрнең тәҗрибәсе бар инде, соң-гы елларда шактый күп йортлар капиталь ремонт-ланып, яңа сулыш алдылар бит. Биналарның тышкы яклары гына үзгәреп калмады, барлык коммуникацияләр дә тәртипкә китерелде. Ремонтланган күп квартиралы йортларда яшәүчеләр төзүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен бик күп рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Быел Биектау муниципаль районында Торак йортларда капиталь ремонт программасын тормышка ашыру өчен 20109868 сум акча каралган. 8 күп квартиралы йортны ремонтлау күздә тотыла.

Чернышевка, Биектау, Шәпше авылларында, Бөреле җәнлек совхозы, Дачное һәм Коркачык тимер юл разъезды бистәләрендә ремонт эшләренең иң күп күләме билгеләнгән - салкын су һәм канализация чел-тәрләре, электр белән тәэмин итү челтәре, түбәләр, йортларның алгы ягы, подъездлар. Киндерле тимер юл разъезды бистәсендәге йортларда салкын су системасы, электр белән тәэмин итү челтәре, түбә, йорт фасады һәм подъездлар ремонтланыр дип көтелә. Чыпчык авылының Советская урамындагы 10 нчы йортның түбәсе ремонтланачак.

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев