Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Иң яхшы спортчы – безнең районнан

Физик культура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясенең өйрәнү-лаборатория корпусында "Ел спортчысы-2014" дип аталган премия тапшырылды. Биредә 2014 елгы спорт сезоны йомгаклары буенча спортчылар, спорт федерацияләре, тренерлар, спорт оешмалары һәм ширкәтләр, массакүләм-мәгълүмат чараларын хөрмәтләү тантанасы булды. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. "Спортның Олимпиягә карамаган төрләре...

Физик культура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясенең өйрәнү-лаборатория корпусында "Ел спортчысы-2014" дип аталган премия тапшырылды. Биредә 2014 елгы спорт сезоны йомгаклары буенча спортчылар, спорт федерацияләре, тренерлар, спорт оешмалары һәм ширкәтләр, массакүләм-мәгълүмат чараларын хөрмәтләү тантанасы булды. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Спортның Олимпиягә карамаган төрләре буенча ТРның иң яхшы спортчысы" номинациясендә районыбызның данлыклы спортчысы, самбо буенча халыкара класста Россиянең спорт мастеры, 2014 елгы Европа чемпионатының көмеш призеры Анастасия Ковязина дипломга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев