Высокогорские вести

Высокогорский район

Рус Тат
ОБРАЗОВАНИЕ

Педагогов Высокогорского района поздравляет Равиль Хисамутдинов

Глава Высокогорского района обратился к школьным учителям, преподавателям образовательных учреждений.

Уважаемые учителя, работники образования и ветераны педагогического труда Высокогорского района!

Поздравляю вас с замечательным праздником – Днем учителя!

На протяжении всей жизни мы помним школу, несем в сердце тепло ее огней. А учитель – это слово для каждого из нас наполнено особым смыслом. Вы остаетесь в нашей памяти на всю жизнь, даете нам не только знания о мире, но и помогаете открыть самих себя, воспитать характер, выбрать правильную жизненную дорогу, найти свое место в жизни. В учительской профессии всегда оставались самые лучшие, преданные делу образования люди – золотой фонд, опора и гордость нашего района.

С течением времени требования к учителям постоянно растут. Профессиональная грамотность стала неотделима от умения владеть новейшими средствами и методиками обучения. Учителя нашего района всегда высоко держали свою профессиональную планку, успешно шли и продолжают идти в ногу со временем, внедряя инновационные образовательные технологии, постоянно работают над повышением качества образования, преумножают традиции отечественной педагогической школы, готовят победителей олимпиад и конкурсов, сохраняют престиж профессии. И неслучайно победителями республиканских конкурсов становятся  наши учителя, победителями олимпиад разных уровней – ваши ученики. Нам хотелось бы, чтобы таких побед в жизни учительства района было как можно больше.

Особые слова благодарности ветеранам педагогического труда, которые продолжают трудиться, являясь примером для молодых учителей, образцом глубокой преданности своему призванию.

Дорогие учителя! Знаем, что самое большое счастье для вас – это успехи ваших учеников. Пусть они всегда радуют и вдохновляют вас!
Желаю вам крепкого здоровья, оптимизма, энергии, творческих и профессиональных побед.

Благополучия вам и вашим семьям!

Глава Высокогорского муниципального района Равиль Хисамутдинов.

 

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм кадерле ветераннар!

Укытучылар көне уңаеннан Сезгә ихлас теләкләремне һәм  рәхмәт сүзләремне җиткерәм!

Укытучыларның  авыр да, шул ук вакытта җаваплы да хезмәте бәяләп бетергесез. Сез шәхес тәрбиялисез, укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә, дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтәсез. Нинди генә һөнәр иясе булсак та, без сезгә – хөрмәтле мөгаллимнәребезгә бурычлы. Сезнең  югары һөнәри осталыгыгыз, укыту-тәрбия процессын, яңа технологияләр кулланып, заман таләпләренә туры китереп оештыра белүегез нәтиҗәсендә район мәгарифе елдан-ел яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Узган уку елындагы әһәмиятле җиңүләрегез өчен рәхмәт Сезгә. Агымдагы елда да аларның аз булмаячагына ышанам. Биектау районы  укытучылары башкача эшли дә алмый.

Районда республика хөкүмәте ярдәме белән сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча күләмле эшләр башкарыла. Мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү, аларда тиешле инфраструктура булдыру, матди-техник базаларын ныгыту, укыту лабораторияләрен белем стандартлары нигезендә тулыландыру чаралары күрелә. Әмма уку йортлары нинди генә алдынгы технологияләр, матди-техник база белән тәэмин ителмәсен, яхшы укытучыларсыз белем бирү сыйфатын күтәрә алмаячакбыз. Биектау районы  мәктәпләрендә гаять зур интеллектуаль һәм иҗади потенциал тупланган. Районыбыз   укытучылары таяна торган заманча, әмма традицияләргә тугрылыклы педагогик алымнар безнең җирле  мәгариф системасының визит карточкасы булып кала бирә, хезмәт сөючән, белемле һәм кешелекле профессионалларның киләчәк буынын үстерә.

Аерым җылы сүзләр белән күп еллар дәвамында районыбыз мәгарифенә фидакарьләрчә хезмәт күрсәткән, аның үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән ветераннарыбызны һәм укытучы династиясе вәкилләрен котлыйсым килә. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Укытучы хезмәтен гомерлек һөнәр итеп сайлап, 1 сентябрьдә хезмәт юлын башлаган яшь мөгаллимнәргә аеруча рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Хөрмәтле укытучылар! Якты, матур бәйрәм уңаеннан барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Тормыш сезгә һәм сезнең укучыларыгызга бары тик “иң яхшы” билгеләре генә куйсын!

Биектау муниципаль районы  башлыгы Равил Хисаметдинов

 

Читайте нас в Telegram-канале Высокогорские вести

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев