Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Тынгысыз йөрәкле укытучы

Табигатьтә кыш. Кояш инде күптән баеды. Йолдызлар җем-җем яналар. Шушы сихри матурлыкта, бөтерелеп-бөтерелеп, карлар ява. Күктәге тулы ай авылның һәр өенә яктылык тарата. Күп йортларда инде утлар сүнгән. Авыл уртасындагы бер йортта әле дә ут күренә. Анда барысы да йоклауга карамастан, укытучы дәфтәрләр тикшерә. Ул әле җитдиләнә, әле серле генә елмаеп куя, әле көлеп җибәрә, алдында бер кочак дәфтәрләр...

Сүзем  башлангыч  сыйныф укытучысы  Закирова  Рафия  Рамазан кызы турында. Шушы  көннәрдә ул үзенең юбилейлы туган  көнен билгеләп үтә. Менә 30 ел инде Рафия Рамазановна мәктәптә башлангыч сыйныфларда балаларга белем һәм тәрбия бирә. Тумышы белән Рафия матур табигатьле Арча районы Алмалы авылыннан. Ул 1968 нче елның 4 нче декабрендә Даимә апа белән Рамазан абый  Хөсәеновлар гаиләсендә төпчек кыз булып дөньяга килә. Хөсәеновлар гаиләсе барлыгы 4 кыз тәрбияләп үстерәләр. Әти-әниләре гади колхозчылар:  әнисе төрле эшләрдә хезмәт куя, әтисе алдынгы тракторчы була. Рафия 1976 нчы елда Яңа Кырлай урта мәктәбенә 1 нче сыйныфка укырга керә. Мәктәп еллары, күңелле балачак истә калырлык матур вакыйгалары белән үтеп китә. Һәр ата-ана үз баласын матур тормышлы һәм бәхетле итеп күрергә тели. Ә кешегә бәхетле гомер корыр өчен, чын кеше булып яшәр өчен, дөрес һөнәр сайлый белергә кирәк. Рафиянең апалары күңелләре теләгән һөнәрләр сайлаганнар. Ә Рафия исә укытучылык һөнәрен сайлап, 1984 нче елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Училищены 1988 нче елда тәмамлагач, аңа Биектау районы Кондырлы авылына юллама бирәләр.  Бердәм һәм хезмәт сөючән Кондырлы халкы яшь укытучыны тиз арада яратып өлгерә. Шушы авылда Рафия Рамазановна башлангыч мәктәптә 3 классны бергә укыта. Мәктәпнең төзеклеге ягыннан кайгырту да аңа йөкләнә. Яшь булуына да карамастан, тырышып, бар күңелен биреп эшли. Кондырлы башлангыч мәктәбендә ул 10 ел укыта. 1998 нче елдан Суыксу урта мәктәбендә эшли башлый. Читтән торып Казанда Татар   дәүләт гуманитар педагогика университетында югары белем ала.

Укытучы хезмәте иң кыен, тынгысыз хезмәтләрнең берсе. Рафия Рамазановнаның хезмәт стажы 30 елны тәшкил итә.  Шушы укыткан еллар дәверендә күпме балага белем ачкычлары бирелгән, күпме дәресләр үтелгән. Аның һәр дәресе үзе бер мавыктыргыч дөнья. Ул һәр баланың тырышлыгын күрә белә, яратып кайгырта, балалар кебек ихлас күңелдән шатлана. Инде башлангычны тәмамлаган укучылары әле дә беренче укытучылары янында бөтереләләр. Ул үзе дә аларның һәр уңышына куана, киңәшләрен бирә.        Рафия Рамазановнаның эш нәтиҗәсе укучыларының район, республика бәйгеләрендә, олимпиадаларында ирешкән уңышларында күренә. Укытучының тырыш хезмәте өчен район мәгариф бүлеге һәм Биектау муниципаль районы администрациясе тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары бар. Ул 2013 нче елда “Безнең иң яхшы укытучы” гранты җиңүчесе, 2014 нче елда “Математика һәм логика. Башлангыч мәктәп” фәне буенча укытучыларның II ачык республика олимпиада призёры була. Күп еллар буена башлангыч сыйныф укытучыларының методик  берләшмәсен җитәкли. Эш дәверендә Рафия Рамазановна үзен белемле, укыту методикасын һәм  яңа педагогик   технологияләрне яхшы белгән укытучы буларак танытты. Ул һәр дәресендә балаларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү, белем алуга омтылышларын арттыру белән бәйле алымнарны куллана. Закирова Рафия Рамазановна  үз белемен күтәрү, һөнәри осталыгын камилләштерү өстендә системалы рәвештә эшли. Коллективта да ул туры сүзле, эчкерсез, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Авыл халкы да, ата-аналар да  аны хөрмәт итәләр. Үз гаиләсендә дә ул яраткан тормыш иптәше, кадерле әни, кайгыртучан дәү әни.

Кондырлы башлангыч мәктәбенә эшкә килгәч тә булган, һөнәренә чын күңел биргән көләч йөзле кызны Суыксу авылының тырыш, чая егете Радик тиз күреп ала. Алар бер-берсен ошатып, вәгъдәләр куешып, 1990 нчы елда гаилә корып җибәрәләр. Кайнана белән кайнаталы төп йортта Рафия игелекле килен булып, кешеләрне сокландырып яши.  Әти-әниләрен алар тормыш иптәше белән хөрмәтләп соңгы юлга озаталар. Закировлар тату, үрнәк гаиләдә 2 егет тәрбияләп үстерәләр. Уллары да үзләре кебек тырыш, хезмәт сөючән, акыллылар. Олы уллары Рамил Усад һөнәр училищесын тәмамлап, юлларны төзекләндерү оешмасында эшли. Кече уллары Рамис җаны-тәне белән техниканы ярата  һәм авылда төпләнеп кала. Уллары бүгенге көндә гаилә корып, үз тормышлары белән яшиләр. Кече уллары төп нигездә, үзләре янында. Рафия белән Радик бүгенге көндә 3 оныкның яраткан дәү әнисе һәм дәү әтисе. Аларның гаиләләре матур, тормышлары түгәрәк. Балалар, оныклар янәшәсендә, аларның тормышына куанып, шатланып гомер кичерә бүген Закировлар гаиләсе.

Вакыт арбасы үз агымы белән алга бара да бара. Укытучы ничә яшьтә булса да күңеле белән һаман балачакта яши.  Менә тагын бер көн үтеп китте. Ул көн җиргә яңалык алып килде. Балага укытучы яңа белем өстәде. Шунысы бәхәссез: укытучы өчен бу зур куаныч.      Сабырлык, түземлек, зирәклек кебек сыйфатларны үзенә туплаган хезмәттәшемә читтән карап сокланам. Авыр да, катлаулы да хезмәтендә коллегабызга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, муллык, мактаулы хезмәтендә   иҗади уңышлар телибез.

Эльмира СӘГЪДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев