Туган телгә хөрмәт белән
Республикабызда ел саен 26 апрельдә туган тел көне билгеләп үтелә. Рөстәм Миңнеханов җи-тәкчелегендәге Татарстан хөкүмәтенең сәясәте республикада яшәүче барлык 115 төрле халыкның теленә ярдәм итүгә һәм хөрмәт булдыруга юнәлтелгән. Туган тел көне менә шундый максат белән уздырыла. Биектау районында милләт-ара татулыкны тәэмин итү өчен барлык шартлар тудырылган. "2014-2020 елларга Биектау...
Республикабызда ел саен 26 апрельдә туган тел көне билгеләп үтелә. Рөстәм Миңнеханов җи-тәкчелегендәге Татарстан хөкүмәтенең сәясәте республикада яшәүче барлык 115 төрле халыкның теленә ярдәм итүгә һәм хөрмәт булдыруга юнәлтелгән. Туган тел көне менә шундый максат белән уздырыла.
Биектау районында милләт-ара татулыкны тәэмин итү өчен барлык шартлар тудырылган. "2014-2020 елларга Биектау муниципаль районында Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дигән муниципаль программа, 2014-2015 елларда Биектау муниципаль районында "2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә дәүләт милли сәясәте стратегиясе"н тормышка ашыру чаралары планы эшләнде һәм расланды.
Районда рус теле һәм әдәбиятын өйрәнү, үстерү "2012-2015 елларга рус теле" район программасы нигезендә алып барыла. Якынлашып килүче Туган тел көне алдыннан редакция район мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Сәлимә Юнысовага берничә сорау бирде.
- Сәлимә Фәндүсовна, әлеге программалар безнең районда ничек тормышка ашырыла?
- Югарыда санап киткән программаларны тормышка ашыру эше максатка юнәлешле. Канцелярия эшләре ике дәүләт телендә алып барыла. Документ бланкларында реквизитлар ике дәүләт телендә күрсәтелә. Эш кәгазьләрен татар телендә тутыру өчен шулай ук барлык шартлар тудырылган. Шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү, аларның гаризалары, шикаятьләре һәм үтенечләре буенча эшләү дә ике дәүләт телендә башкарыла. Районда барлык киңәшмәләр, оештыру чаралары дәүләт телләрендә уздырыла. Мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләре, хезмәт күрсәтү объектларының эчке һәм тышкы бизәлеше телләр турындагы закон таләпләренә туры килерлек.
- Безнең республикада төрле диннәр үзара тату яшиләр. Мәктәпнең белем бирү системасында бу ничек чагыла?
- "Дини культуралар һәм җәмгыять этикасы нигезләре" курсы уңышлы өйрәнелә. 4 сыйныфларда укучыларның 48 проценты (әти-әниләре яки законлы вәкилләре) "Дөньякүләм дини культуралар" модулен сайладылар, 52 проценты - "Җәмгыять этикасы нигезләре" модулен. Әлеге курс Россиядәге традицион диннәрнең әхлакый нигезләрен, илебез тарихында һәм мәдәниятендә аларның ролен өйрәнүне күздә тота. Курсның төп максатларыннан берсе - илебездәге барлык традицион диннәргә карата хөрмәт тәрбияләү. Белем алучылар гасырлар дәверендә христианлык, ислам, яһүд һәм будда диннәренең Россия халыкларының рухилыгын, шул исәп-тән патриотлык, гаилә кыйммәтләрен, кешегә карата рәхимле мөнәсәбәтне саклауга һәм үстерүгә булышлык итүләрен беләләр.
- Район мәктәпләрендә рус, татар телләрен өйрәнүгә карата балаларда кызыксыну уятуга юнәлтелгән нинди чаралар уздырыла?
- Ел саен язучыларның юбилейларына багышланган чаралар, туган телләр айлыгы уздырыла. Алдынгы педагоглык тәҗрибәсен тарату максатында ай саен татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының семинарлары уздырыла. 2010 елдан башлап, Әлдермеш гомуми урта белем бирү мәктәбендә Салих Сәйдәшевнең иҗатын өйрәнү буенча фәнни-гамәли конференция оештырыла. Укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен ачу, татар һәм рус телләрен өйрәнү белән кызыксынучы мәктәп яшендәге балалар санын арттыру максатында ел саен "Туган телем - Тукай теле", "Җанлы классика" дигән конкурслар уздырыла. Әлеге конкурсларда шигырьләр татар һәм рус телләрендә генә түгел, ә бәлки укучыларыбызның башка туган телләрендә дә яңгырый. Ел саен республика фәнни-гамәли конференцияләренең муниципаль турлары: Раштуа укулары, Аксаков укулары, Л.Н.Толстой, Н.Лобачевский, К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин исемендәге конференцияләр уздырыла. Район укучылары яшь язучыларның "Илһам" дип аталган республика конкурсында актив катнашалар.
- Ике телне дә укытуны камилләштерү, укучыларда рус һәм татар телләре буенча тирән белем алуга карата кызыксыну уяту өчен мәктәпләр, педагоглар эшчәнлегендә сез тагын нәрсәләрне мөһим дип саныйсыз?
- Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәләре эше укытучыларның һөнәри, педагоглык осталыгын арттыруга, укыту һәм тәрбияләү барышына яңа технологияләр кертүгә юнәлтелгән. Эшнең җентекле еллык планы төзелә, ай саен утырышлар, консультацияләр, кичәләр, язучылар белән очрашулар, семинар-киңәшмәләр уздырыла.
Районның белем бирү учреждениеләрендә татар телен дистанцион укытуның телне үзләштерүнең төрле дәрәҗәләрен тәэмин итә торган "Ана теле" мәгълүмати белем бирү системасы проектын тормышка ашыру эше алып барыла.
Фәннәрне укытуны камил-ләштерү һәм мәктәпләрдәге аеруча сәләтле балаларны ачыклау максатында районда ел саен татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар уздырыла. Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында район укучылары 2011-2012 нче уку елында 5 призлы урын, 2012-2013 нче уку елында - 4, 2014-2015 нче уку елында 7 призлы урынны яуладылар.
- Балалар бакчаларында ике теллелеккә өйрәтү эше ничек бара?
- Россия мәгарифен модернизацияләү мәктәпкәчә белем бирү системасына яңа үзгәрешләр кертте.
2010-2015 елларда Татарстанда мәгарифне үстерү Стратегиясен тормышка ашыру кысаларында заманча технологияләр нигезендә балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә яңа укыту-методик комплектлар җибәрелде. Бу комплектлар үз эченә "Туган телдә сөй-ләшәбез", "Рус телен өйрәнәбез", "Татарча сөйләшәбез" дигән методик пособиеләрне, мультимедиа ресурсларын, мультфильмнарны ала. Әлеге пособиеләр төрле яшь төркемнәрендә мәк-тәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә нәтиҗәле файдаланыла.
Милли белем бирүнең сыйфатын яхшырту максатында Ямаширмәнең "Йолдыз" балалар бакчасында һәм урта мәктә-бендә милли мәгарифне үстерү үзәкләре оештырылды.
- Сәлимә Фәндүсовна, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Быел Туган тел көне районыбызның белем бирү учреждениеләрендә кызыклы һәм нәтиҗәле узар, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев