Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Рәсимә Нәбиевна үзенең тәҗрибәле укытучы булуын тагын бер кат раслады

8 февральдә үземә белем һәм тәрбия биргән Мүлмә мәктәбендә кунак булырга туры килде миңа.Бәйрәме дә нинди бит! Иң самими, иң ихлас бәйрәмнәрнең берсе – Әлифба бәйрәме! Беренче сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары Рәсимә Нәби кызы тарафыннан бу бәйрәмгә чакыру алгач бик шатландым.Авылыма ашкынып кайттым.

Менә ул минем туган мәктәбем! Тыштан ук балкып үзенә дәшеп тора ул. Мәктәпнең бусагасын атлап керү белән бәйрәм тантанасына чумдым.Актлар залында, бәйрәмнең төп “гаеплеләре” белән беррәттән, Мүлмә балалар бакчасына йөрүче балалар, Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, әти-әниләр, дәү әти, дәү әниләр һәм башка чакырылган кунаклар каршы алды. Алар арасында минем кадерле укытучыларымның да утыруы минем өчен бик зур шатлык булды.Әрҗүдә апа Бәширова, Гөлсирә апа Фәйзиева, Гөлчирә апа Сабирова, Гөлсинә апа Ганиева, Венера апа Хәбриева, Әлфия апа Зариповалар килгән иде беренчеләрне котларга . Чәчләренә чал төшсә дә, битләренә “ буразналар” сызылса да, мәрхәмәтле күзләрдә йөрәккә якын җылы карашларны тойдым мин. Төпле белем бирүегез өчен рәхмәт Сезгә, кадерлеләрем! Монда килә алмаганнарыгызга да!
Бәйрәм тантанасы күтәренке рух белән башланып китте. “Әлифба”, “Азбука” , “Математика”, “Инглиз теле” китаплары чиратлашып сәхнәгә чыктылар.Һәркайсы үз өлкәсенә караган сорауларын яудырды, биремнәрен бирде. Беренчеләр сынатмадылар! Афәрин! Алар кыска гына вакыт эчендә дөрес итеп укырга, язарга, өч телдә аралашуның беренче күнекмәләрен алырга өлгергәннәр.Балалар башкарган һәрбер шигырь, җыр, бию сокландырды.Алар үзләрен тырыш, талантлы, җаваплы укучылар итеп күрсәттеләр.Ә Рәсимә Нәбиевна үзенең тәҗрибәле укытучы, оста оештыручы булуын тагын бер кат раслады. Килгән кунаклар һәрберсе истәлекле бүләкләр, тәм-томнар бүләк иттеләр. Мин дә, үз чиратымда, туган мәктәбемә узган ел дөнья күргән “Биектау шагыйрьләре” дип аталган шигырьләр җыентыгын бүләк иттем.

Зөһрә Хәкимуллина – Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев