Үрнәк җитәкче, талантлы педагог
Биектау районының иң зур балалар бакчаларының берсе булган Дөбъяздагы "Гөлчәчәк" балалар бакчасына Фәттахова Шамилә Тәүфикъ кызы җитәкчелек итә. Ул - гомерен сабыйларга багышлаган, бай тәҗрибә туплаган, методик осталыкның серләренә төшенгән, гаҗәеп сизгер күңелле, талантлы педагог һәм җитәкче. Ул 1960 нчы елның 5 маенда Чүпрәле районы Мочәли авылында ишле гаиләдә дүртенче...
Биектау районының иң зур балалар бакчаларының берсе булган Дөбъяздагы "Гөлчәчәк" балалар бакчасына Фәттахова Шамилә Тәүфикъ кызы җитәкчелек итә.
Ул - гомерен сабыйларга багышлаган, бай тәҗрибә туплаган, методик осталыкның серләренә төшенгән, гаҗәеп сизгер күңелле, талантлы педагог һәм җитәкче. Ул 1960 нчы елның 5 маенда Чүпрәле районы Мочәли авылында ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук уңганлыгы, чаялыгы белән аерылып тора. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлагач, Шамилә мөгаллимлек эшен моннан 32 ел элек Спасс районы Тукай авылы мәктәбендә рус теле укытучысы булып башлый. Дүртенче курста укыганда ук төзелеш отрядында Бикнарат егете Юныс Фәттахов белән таныша. Алар өйләнешеп, гаилә коралар. Язмыш аларны Дөбъяз авылына китерә. Шамилә ханым Солабаш сигезьеллык мәктәбендә татар теле укыта. 1986 елда Дөбъяз "Гөлчәчәк" балалар бакчасына тәр-бияче булып эшкә килә һәм шунда 29 ел армый-талмый хезмәт куя Тәрбияче булып эшләү дәверендә Шамилә Тәү-фикъ кызы үзенең оештыру сәләте, активлыгы белән аерылып тора. 2009 елдан ул "Гөлчәчәк" балалар бакчасын җитәкли башлый.
Җитәкче буларак, ул гаҗәеп тырыш, үзен тулысынча яраткан эшенә багышлаган тынгы белмәс эшсөяр икәнен күрсәтте. Җылы мөгамәләсе белән һәркемне үзенә җәлеп итә торган, көчле рухлы, районыбызда хезмәттәшләре арасында абруй казанды, ихтирамга лаек булды, балаларның яратуын, ата-аналарның хөрмәтен яулады. Аның коллективны үз артыннан ияртә белүе күпләргә мәгълүм. Үзе камиллекне, тәртипне яратканлыктан хезмәттәшләреннән дә шуны таләп итә. Ул беркайчан да менгән үрләрендә генә туктап калмый, ә һәрвакыт - иҗади эзләнүдә, хезмәттәшләрен дә шуңа өнди. Коллективта һәрбер кешенең шәхси үзенчәлекләрен күздә тотып эш итә, хезмәттәшләренең көчле якларын ачыклап, аларны үстерергә ярдәм итә. Буыннан-буынга күчүчәнлек принципларын балаларны тәрбияләүдә генә түгел, яшь кадрларны тәрбияләүдә дә гамәлгә ашыра. Бакчабызда эшләп чыккан өлкән ветераннарны олылауга зур әһәмият бирә.
Җитәкчебезнең эш көне иртән иртүк башланып, бик соң гына бетә: ки-ңәшмәләр, педсоветлар, ата-аналарны кабул итү, төрле белем һәм тәрбия бирү, иҗтимагый чаралар, хезмәттәшләре һәм тәрбиячеләр белән әңгә-мәләр, хуҗалык эшләре. Барысына да өлгерә.
Аның тырышлыгы белән бакчабызда балалар һәм тәрбиячеләр өчен барлык уңайлыклар булдырылды. Ул бердәм, тату, үсеп килүче буынга замана таләпләренә туры китереп тәрбия бирә алырлык коллектив туплады. Бакчабызда "Бәләкәч" республика программасы кысаларында ремонт һәм реконструкция уздырылды, бакчабызның материаль-техник базасы тулыландырылды. Даими рәвештә бакчабызның әйләнә-тирәсендә төзекләндерү эшләре алып барыла, ул ел саен чәчәк-ләргә күмелеп утыра.
Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмалары арасында үткәрелә торган төрле бәйгеләрдә коллективыбыз һәм тәрбияләнүче балаларыбыз актив катнашып килә. "Яшел ут", "Ел тәрбиячесе", "Йолдызлык", "Балачак корабы" кебек конкурсларда шактый зур уңышларга ирештек. 2013 елда республика күләмендә уздырылган "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсында җиңеп, грант оттык. Бездә Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм башка республикабыз җитәкчеләре кунак булдылар һәм бакчабызның эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр.
Талантлы педагог, үрнәк җитәкче генә түгел, ул әле уңган хуҗабикә, ышанычлы тормыш иптәше, яраткан әни һәм кадерле дәү әни. Ире Юныс Фәттахов белән бергә ике кыз - Рамилә һәм Альбинаны тәрбияләп үстерделәр, икесенә дә югары белем бирделәр.
Соңгы елларда мәктәпкә-чә яшьтәге балаларга тәрбия бирү системасы үзгәрешләр кичерә. Тәрбия бирү системасындагы яңалыкларны га-мәлгә ашыру өчен Федераль дәүләт белем бирү стандартлары төзелде. Балалар бакчасындагы нәниләрне дәүләт килә-чәктә көндәшлеккә сә-ләтле, уңышка ирешүчән кешеләр итеп күрергә тели. Шамилә Фәттахова бакчабызда районыбызда беренчеләрдән булып Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашырырга кереште. 2014 елда Санкт-Петербург шәһәрендә белемен арттырып кайтты. Ул мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү системасындагы бер яңалыкны да игътибарсыз калдырмый, үз белгәннәрен хезмәттәшләре белән бик юмарт бүлешә.
Дөбъязның "Гөлчәчәк" балалар бакчасы коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев