Мавыктыргыч экскурсияләр
Ниһаять, зарыгып көт-кән җәйге каникул да килеп җитте. Кызыклы дәресләр, йомгаклау контроль эшләре, тестлар артта калды. Июньнең беренче көн-нәрендә Күлле урта мәктәбе укучылары Биектау районы буйлап экскурсиягә чыгып китте. Мәктәбебезнең автобусы безне Ямаширмә авылына - Габделәхмәт Котдүсовның тиңе булмаган фермерлык хуҗалыгына китерде. Монда Африка һәм Австралия тәвәләре, тагын күп төрле...
Ниһаять, зарыгып көт-кән җәйге каникул да килеп җитте. Кызыклы дәресләр, йомгаклау контроль эшләре, тестлар артта калды.
Июньнең беренче көн-нәрендә Күлле урта мәктәбе укучылары Биектау районы буйлап экскурсиягә чыгып китте. Мәктәбебезнең автобусы безне Ямаширмә авылына - Габделәхмәт Котдүсовның тиңе булмаган фермерлык хуҗалыгына китерде. Монда Африка һәм Австралия тәвәләре, тагын күп төрле гадәти булмаган хайваннар асрала икән.
Тәвәләр фермада да үзләрен кыргый табигатьтәге кебек тоталар: берсен берсе куалар, гаҗәп итеп канат җәяләр һәм йомырка да салалар икән. Алар, рәхәтләнеп, балалар белән "аралашты", фотога төште. Тотып карарга, сыйпарга, кә-бестә белән сыйларга да мөмкин булды.
Әлфия Котдүсова балаларга тәвәләрнең ничек яшәве, нәрсә ашавы, аларны кемнең ничек тәрбияләве турында сөйләде. Африка тәвәсенең йомырка кабыгы ак төстә була, чөнки Африкада бу кошлар йомыркаларын комга яшерә икән. Ә Австралия эмусыныкы - яшел, анда табигый тирәлектә яшәүче тәвәләр йомыркаларын үләннәр арасына качырырга өйрән-гән. Искитмәле бу кошлар 80 ел яши; йөгергәндә, тизлекләре сәгатькә 70 километрга кадәр җитә.
Тәвәләрдән гайре монда сугыш әтәчләре, чибәр күркә егете, төрле төсләргә кереп җемел-дәүче койрыклы тавис кош яши. Янәшәдә генә - аккошлы ясалма күл, бәпкәләрен ияртеп, каз-үрдәкләр йөри, мисыр тавыклары, куяннар, атлар, сарыклар, хәтта ишәк тә бар. Балалар һәммәсен дә сыйпап карадылар, барысы белән дә фотосурәткә төштеләр. Бөтен җирдә чисталык-тәртип, хайваннар һәм кош-кортларның яхшы тәрбиядә яшәве күренеп тора. Экскурсия ахырында балаларны һәм укытучыларны тәмле чәй һәм кайнар коймак белән дә сыйладылар.
Аннары автобусыбыз безне Камаево авылындагы Иске Казан дәүләт тарих-мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгына алып китте. Бераз баргач, биек кыя өстенә урнашкан, крепость буендагы өем-нәргә сак каланчалары ясалган нык имән дивар белән әйләндереп алынган кирмән-шәһәр күренә башлады. Без үзебезне борынгы заманнарга килеп эләккән кебек хис иттек.
Музей хезмәткәре балаларга бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Болгар ханы уллары Алтынбәк белән Галимбәк, Болгар тар-мар ител-гәннән соң монда күчеп утырган һәм Иске Казанга нигез салган, диелә риваятьләрдә. Тарих-этнография музеенда сакланучы Җучи тәңкәләре (XIV-XV гасырларга карый) аеруча кыйммәтле табылдыклардан санала. Камай шәһәрлегеннән ерак түгел табылган ике бронза көзге, V-VI гасырдан калган һун казаны, 1281-1282 һәм 1494 елгы ике кабер ташы да - уникаль экспонатлар. Иске Казан зиратын бүген мөселманнар изге урын дип йөртә. Риваятьләр буенча, монда Алтынбәкнең гаскәр башлыгы - Иске Казан шәһәрен төзүдә катнашкан Мулла Хаҗи күмелгән. Иске Казан биләмәсендәге изге чишмә дә аның исеме белән атала.
Балалар музейның бай этнография коллекциясен күрделәр. Ул Казан татарларының төп шөгыльләре булган игенчелек һәм терлекчелек, һөнәрләр һәм кул эшләрен, шулай ук аларның киемнәрен, бизәнү әйберләрен, авыл халкының төрле социаль катлауларының кызыклы комплексын үз эченә ала. Этнография-экспозиция залында йөргәндә, без татар крестьяны йорты, бай татар гаиләсе көн-күреше, мәдрәсә почмагы, һөнәрче почмагы белән таныштык. Музейның ишегалдында балалар тимерчелеккә, тегермәнгә кереп карадылар, кирмән диварларына каланчалар янына кү-тәрелделәр. Музей-тыюлыкны чолгап алган табигатьнең матурлыгын биектән торып күзәттеләр.
Экскурсиядән без күңел күтәренкелеге, яңа тәэсирләр, кече Ватаныбыз тарихыннан яңа белемнәр, сувенирлар һәм кызыклы фотосурәтләр алып кайттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев