Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Файдалы һәм күңелле чара

Кичә 3 нче номерлы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары булды.

Район күләмендә үткәрелгән бу чарада ачык дәресләр, остаханәләр (мастер-класслар) күрсәтелде, татар телен укытудагы яңалыклар турында чыгышлар тыңланды. Мәктәптә уздырылган “Татар кызы” бәйгесе исә әлеге чараның төп бизәге булды. 10 нчы сыйныфта укучы алты кыз: Абдуллаева Айсел, Гомәрова Диана, Йосыфова Гөлинә, Камалова Гүзәл, Садреева Айгөл, Фәттәхетдинова Элнара әлеге чарада көч сынаштылар.Кызлар үзләре белән матур итеп таныштырдылар, яраткан шөгыльләрен күрсәттеләр, зирәклектә, хат язу, аш-су остасы, замана гүзәле буларак та ярыштылар. Бик матур итеп татарча биеделәр, җырладылар.”Татар кызы” исеменә исә Йосыфова Гөлинә лаек булды. Феофанова Амалиянең җырлавы, “Везунчик” бию коллективының, 4 нче сыйныф укучыларының чыгышлары әлеге чарага тагын да ямь өстәде.

Миләүшә Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев