Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

“Арифметик урта” – беренче!

Биектауның 1 нче санлы мәктәбендә 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашында математик турнир үткәрелде.

Бу ярышта безнең Олы Битаман урта мәктәбе укучылары да катнашты. Укытучыбыз Мухаметзянова Эльмира апа җитәкчелегендәге “Арефметик урта” дип аталган командабызның командиры итеп Хакимуллин Адельне сайладык. Без, Багавиева Камилә һәм Рамазанова Азалия, командага көч биреп тору өчен, җанатарлар буларак бардык. Анда районның 12 мәктәбеннән командалар катнашты. Һәрбер команда 4 укучыдан тора . Турнирда 4 сынау тапшырырга кирәк иде. 1 нче өлеш сәламләү - анда командага исем, девиз уйлап табып, аны яклау. (җырлар , шигырьләр, сценалар кулланып). 2 нче өлештә сораулар бирелде. (Билгеләнгән вакытка кем күбрәк сорауга җавап бирә ала). 3 нче өлештә капитаннар көч сынашты. 4 нче өлеш - математик көрәш. Анда үзеңә бирелгән мәсьәләне чишеп, тактага чыгып дөрес итеп аңлатырга һәм шул ук вакытта, каршы команданың мәсьәләсен дөрес итеп чишкәнен тикшерергә, ялгыш булса, ялгышны табарга кирәк иде. Шуңа карап баллар билгеләнде. Безнең укучыларыбыз сәламләү өлешендә частушкалар да җырладылар, ”Арифметик урта” дигән бик күңелле сценка да күрсәттеләр. Арифметик уртаның саннар арасында гына түгел, тормышта очравына мисаллар китерделәр, мәсәлән, апельсин һәм лимон - грейпфрут, холодильник һәм вентилятор - кондиционер.

Укучыларның чыгышлары жюрига һәм карап утыручыларга бик ошады. Без дә бик куанып һәм көч биреп утырдык. Ниһаять, дулкынландыргыч минутлар якынлашты: җиңүче кем булыр? Турнирның барлык сынауларын да уңышлы гына үтеп, 38,5 балл туплаган “Арифметик урта” командасы район мәктәпләре арасында җиңүче булды. Аларга мактау кагазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шундый сыйныфташларыбыз белән без горурланабыз. Аларның киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.

6 нчы сыйны укучылары: Багавиева Камилә, Рамазанова Азалия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев