Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Үзен бик ышанычлы тотты

Казандагы «Пирамида» күңел-ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык" республика яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең беренче премия лауреатлары һәм Гран-при ияләре чыгыш ясады. Алар арасында Биектау музыка мәктәбе укучысы Рамазан Нәҗмиев тә бар иде, ул - "Конферанс" номинациясендә III нче дәрәҗә лауреат (укытучысы Лилия Әхмәдуллина). Сөйләү культурасын, дикция үзенчәлеген, импровизация осталыгын, юмор хисен, килеш-килбәтен, сәхнә...

Казандагы «Пирамида» күңел-ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык" республика яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең беренче премия лауреатлары һәм Гран-при ияләре чыгыш ясады.

Алар арасында Биектау музыка мәктәбе укучысы Рамазан Нәҗмиев тә бар иде, ул - "Конферанс" номинациясендә III нче дәрәҗә лауреат (укытучысы Лилия Әхмәдуллина). Сөйләү культурасын, дикция үзенчәлеген, импровизация осталыгын, юмор хисен, килеш-килбәтен, сәхнә киемен дәрәҗәле жюри бәяләде. Аның составында Казанның мә-дәният һәм сәнгать эшлеклеләре генә түгел, Мәскәүдән килгән профессорлар, композиторлар да бар иде.

"Созвездие-Йолдызлык" республика конкурсы дипломантларына да рәхмәт әйтәсе килә. Теләчедә үткән зональ сайлап алу турында суперфиналга Биектау музыка мәктәбенең "Аяз" ансамбле, Ләйсән Әминова (укытучылары Елена Сибгатуллина) һәм Альбина Нурбакова җитәкчелегендәге "Везунчики" бию театры чыкты.

Концертның кульмина-циясе - "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең Гран-при ияләрен игълан итү һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның котлавы. Ул балаларга, аларның әти-әниләренә һәм укытучыларына, шулай ук фестивальне оештыручыларга, район хакимиятләренә, кунакларга ихлас күңел-дән рәхмәт белдерде.

Без үз чиратыбызда Рамазанны һәм конкурста катнашкан барлык балаларны котлыйбыз, аларга иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев