Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

ЮЛЛАРЫБЫЗ ЯКТЫ БУЛСЫН

Сәхнә тормышы белән яшәгән кеше беркайчан да начарлыклар кылмый торгандыр, чөнки мондый кеше матурлыкны күрә, чын күңеле белән аны тоя белә. Балаларны да сәхнә тормышына тарту, аларга моның өчен бөтен мөмкинлекләрне ачу - ата-аналарның гына түгел, укытучыларның да алдына куелган иң зур бурычларның берсе. Менә шуңа күрә дә Казаклар урта...

Сәхнә тормышы белән яшәгән кеше беркайчан да начарлыклар кылмый торгандыр, чөнки мондый кеше матурлыкны күрә, чын күңеле белән аны тоя белә.
Балаларны да сәхнә тормышына тарту, аларга моның өчен бөтен мөмкинлекләрне ачу - ата-аналарның гына түгел, укытучыларның да алдына куелган иң зур бурычларның берсе. Менә шуңа күрә дә Казаклар урта мәктәбендә ел саен "Иҗат фестивале" үткәрелә. Елдан-ел укучыларның талантлары үсә, аларның чыгышлары төрлеләнә бара. Балалар үзләрен җыр-биюдә генә түгел, нәфис сүз өлкәсендә дә сыныйлар.
Быелгы фестиваль "Туган ягым - яшел бишек" дигән темага багышланган иде. Ягъни укучылар туган якка, туган авылга багышланган җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, төрледән-төрле эстрада биюләрен башкардылар. Әзерлек берничә атна дәвамында барды. Сыйныф җитәкчеләре белән берлектә төрле номерлар әзерләнде.
Концертны әле быел гына мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыта башлаган Алсу Гадел кызы Хәерова ачып җибәрде. Ул безгә үзенең бик матур җырын бүләк итте. Бар кеше дә аның моңлы тавышын сокланып тыңлап утырды. Аннан кичәне беренче сыйныф укучылары дәвам иттеләр. Әле яңа гына укый башлауларына карамастан, алар инде бик күп һөнәрләр үзләштер-гәннәр. Өч кыз үзләренең матур җырлары белән барысын да таң калдырды. Бер бала артыннан икенчесе чыгыш ясады, шулай итеп, һәркем үзенең осталыкларын күрсәтте.
Номерлар күрсәтелеп беткәч, алдан билгеләнгән жюри нәтиҗәләр ясады. Укучылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу алар өчен бик кыен булгандыр дип уйлыйм, чөнки һәр бала да үзенчә тырышты, бик матур итеп чыгыш ясады. Ахырдан барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларның барысы да шат күңел белән өйләренә таралышты.
Фестивальнең икенче атнасында клубта гала-концерт узды. Анда иң яхшы чыгышлар күрсәтелде. Кичәне 9 нчы сыйныф укучылары алып барды. Авыл халкына бәйрәм бик ошады. Һәр номерны алар алкышларга күмделәр, балалар өчен чын күңелләреннән сөенеп утырдылар.
Фестивальне барлык кеше дә түземсезлек белән көтеп ала. Ул - ел саен үткәрелә торган зур бәйрәм. Монда укучыларның сәләтләре бар яктан да ачыла, алар үзләренең бөтен осталыкларын күрсәтәләр. Ә укучыларны карап утырган ата-аналар һәм авыл халкы алар өчен сөенә, балаларның киләчәге өметле буласына чын күңеленнән ышана. Без дә шундый ышаныч белән яшик, чөнки сәләтле баланың күңелендә бары тик матурлык һәм яхшылык орлыклары гына шыта ала. Ә яхшы күңелле кеше һәрвакытта да тормышта дөрес юлдан атлый. Шуңа да укучыларның киләчәк тормышы матур һәм бәхетле, барасы юллары һәрвакыт якты һәм ачык булсын иде дигән теләктә калам.

Рәсемдә: Казаклар урта мәктәбендә уздырылган иҗат фестиваленнән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев