Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Йөрәктәге хисләрне кузгаттылар

Үзәк китапханәдә "Җир йөзендәге тынычлык хакына" конкурсының район этабы узды. 2015 елның 9 маенда фашизмны җиңүнең, кешелек тарихындагы иң Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ераклашканнан-ераклаша бара һәм шуның өчен дә безнең бурыч - үз илебез, үз халкыбызның тарихын хәтердә һәм йөрәкләрдә саклау. Әлеге максатка ирешүдә...

Үзәк китапханәдә "Җир йөзендәге тынычлык хакына" конкурсының район этабы узды.

2015 елның 9 маенда фашизмны җиңүнең, кешелек тарихындагы иң Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ераклашканнан-ераклаша бара һәм шуның өчен дә безнең бурыч - үз илебез, үз халкыбызның тарихын хәтердә һәм йөрәкләрдә саклау. Әлеге максатка ирешүдә безгә сүзләр - сугыш турында язылган гап-гади сүзләр ярдәм итә. Нәкъ менә шуңа күрә дә алар, совет кешеләренең әхлакый батырлыгы, фашист басып алучыларына каршы көрәштәге фидакарьлеге һәм геройлыгы, кыюлыгының дәлиле булып, 70 елдан соң да безгә бик кадерле.

Китаптагы юлларны укыганда кешеләр каны коелган, күз яшьләре түгелгән көннәр һәм еллар кабат-кабат күз алдына килә. Сугыш чоры шигърияте халык тормышында гаять зур роль уйный. Ул җиңүгә ышанычны ныгыта, рухи газапларны кичерерлек, яшәрлек көч бирә.

Республика күләмендәге "Җир йөзендәге тынычлык хакына" дигән шигырь сөйләүчеләр конкурсының муниципаль этабы Бөек Ватан сугышы авырлыкларын үз җилкәсендә татыганнарга һәм аны хәтерләрендә саклаучыларга багышланды. Ул үзәк китапханәнең уку залында узды.

Конкурс барышында анда катнашучыларга совет кешеләренең фронтта һәм тылдагы батырлыклары, сугыш чоры балалары турында шигырь сөйләргә яки үзләре сайлаган, әдәбият буенча мәктәп программасына кермәгән чәчмә әсәрдән өзек укырга тәкъдим ителде. Ул "Бөек Ватан сугышы турында яттан шигырь сөйләү" (9-11 яшьлекләр) һәм "Бастырылган тексттан файдаланып, Бөек Ватан сугышы турында чәчмә әсәрдән өзек уку" (12-14 яшьлекләр) дигән ике номинациядә узды.
Конкурска авыл китапханәләрендәге зона этапларында җиңүчеләр килде. Район конкурсында барлыгы Алат, Айбаш, Әлдермеш, Каенлык, Дөбъяз, Биектау һәм башка авыл китапханәләреннән 42 укучы катнашты.

Үзәк мәдәният йорты методисты Лилия Борһанова, районның Туган якны өйрәнү музее белгече Нурия Шәрәфетдинова, район мәгариф бүлеге методисты Сәлимә Юнысова составындагы жюри чыгышларны бәяләгәндә төп игътибарны чыгышның конкурс темасын чагылдыруына, сайланган әсәрнең катнашучының яшенә туры килүенә, артистлык сәләтенә, текстның мәгънәсенә тирәнтен төшенеп, тасвирлы итеп сөйләүгә, өстәмә чаралардан (слайд-презентация, музыка, костюмнар, видео-материал һ.б.) файдалануга юнәлтте.

Конкурс барышында хисләр киеренкелеге бер дә кимемәде. Тамашачылар шигырьләр һәм проза әсәрләреннән өзекләрне тын да алмый тыңладылар.

Айзилә Төхвәтуллина герой-шагыйрь Муса Җә-лилнең "Бүреләр" шигырен сөйләгәндә күпләр-нең күзләре яшьләнде.
А.Юнысның Алсу Сабирова башкаруындагы "Әтиемә хат" шигыренә берәү дә битараф кала алмады.

Диләрә Шәйхиева Ф.Кә-римнең "Әтием әйләнеп кайтыр" шигырен бик тә тасвирлы, дулкынландыргыч итеп сөйләде.
Мүлмә авылы китапханәсеннән Айсылу Фәттахова А.Гыйлаҗевның "Яра" әсәреннән өзекне сәх-нәләштерелгән тамаша шикелле итеп әзерләгән иде.

Руслан Егоров, Әдилә Зиннәтуллина, Гөлзия Баязитова башкаруында Е.Ильинаның "Дүртенче биеклек", Б.Полевойның "Чын кеше турында повесть", Б.Васильевның "Ә таңнар биредә тыныч" әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Конкурста шулай ук Е.Благинина, Р.Рождественский, Х.Туфан, А.Твардовский, Р.Миңнуллин әсәрләре дә башкарылды.

Жюрига йомгак ясавы да җиңелләрдән булмады. Нәтиҗәдә иң яхшыларның да яхшылары җиңеп чыкты. 9-11 яшьлекләр арасында 1 нче урында Алат авыл китапханәсенә йөрүче Айзилә Төхвәтуллина (җитәкчесе Г.Закирова). 2 нче урында - Сая китапханәсенең китап сөючесе Алсу Сабирова (җитәкчесе Н.Әх-мәдиева). З нче урында - Коркачык авылы китапханәсенә йөрүче Диләрә Шәйхиева (җитәкчесе Г.Гатиятова).

12-14 яшьлекләр номинациясендә барлык призлы урыннарны да үзәк балалар китапханәсенең китап сөючеләре - Гөлзия Баязитова, Әдилә Зиннәтуллина, Руслан Егоров яулады. Җитәкчеләре - 1 нче Биектау урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Вәгыйз кызы Насыйбуллина.

Жюри конкурска йомгак ясаган арада "Балкыш" Балалар иҗат йорты укучылары һәм педагоглары Анастасия Варламова (педагогы А.Даутова), Алинә Фәйзрахманова (педагогы Г.Шәрәфетдинова), Әдилә Камалова һәм Эльвина Хәмитова (педагогы А.Мостафина) конкурста катнашучыларны сугыш турындагы җырлары белән сөендерделәр.

1 нче урыннарны алган җиңүчеләр конкурсның "Республика балалар китапханәсе" мәдәният учреждениесендә уздырылачак республика этабында катнашачаклар. Без Айзилә белән Гөлзия лаеклы чыгыш ясарлар һәм "Җир йөзендәге тынычлык хакына" республика конкурсында җиңеп чыгарлар, дип ышанабыз. Аларга уңышлар телибез!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев