Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

ЙӨРӘКЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ

Бөреле поселогы мәдәният йортында "Ватан" дип аталган 2 нче район халык иҗаты фестивале узды. Узган ел 3 нче ноябрьдә беренче тапкыр ул Биектау районы халыкларының милли мәдәни традицияләрен торгызу максатларында уздырылган иде. Фестивальне оештыручылар һәм гамәлгә куючылар - Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге һәм "Тулпар" мәктәптән тыш эш Үзәге. Фестивальгә...

Бөреле поселогы мәдәният йортында "Ватан" дип аталган 2 нче район халык иҗаты фестивале узды.
Узган ел 3 нче ноябрьдә беренче тапкыр ул Биектау районы халыкларының милли мәдәни традицияләрен торгызу максатларында уздырылган иде. Фестивальне оештыручылар һәм гамәлгә куючылар - Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге һәм "Тулпар" мәктәптән тыш эш Үзәге. Фестивальгә бөтен район мәк-тәпләреннән иҗат коллективлары килде, бик кызыклы репертуар, рәсемнәр һәм гамәли сәнгать күргәзмәсе оештырылды. Быел исә катнашучылар саны артты һәм репертуарның сыйфаты да яхшырды.
Фестиваль шартлы рәвештә ике өлешкә бүленә. Беренчесендә катнашучылар үзләренең вокал, хореография, нәфис сүз һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча осталыкларын күрсәтәләр. Икенче өлеш "Иң яхшы уку-тәҗрибә участогы", "Иң яхшы экология-биология түгәрәге", "Табигатьне саклау тематикасына иң яхшы рәсем", "Мәктәп яны территориясен төзекләндерү буенча иң яхшы мәктәп" конкурсларын үз эченә ала.
Быел чыгышлар өчен Ватанга, Россиягә мәхәббәт темасы сайланды. Аеруча вокалистлар һәм вокаль ансамбльләрнең чыгышларын әйтеп китәргә мөмкин. Фестиваль программасын районыбыз йолдызы, халыкара конкурслар лауреаты Адель Равилов "Мин яратам сине, Татарстан" җыры белән ачып җибәрде. Бөреле мәктәбеннән Диана Красильникованың, 3 нче Биектау мәктәбеннән Альбина Хәйруллинаның, Алат мәктә-беннән Динар Зариповның, Казаклар мәктәбеннән Алмаз Минһаҗевның, 2 нче Биектау мәктәбеннән Диләрә Нуруллинаның чыгышлары тамашачыларның күңелендә озак сакланыр. Яшь җырчылар Әлдермеш мәктәбеннән Дилбәр Мөхәммәтшина, Гөлшат Мөх-тәрова, Учхоз мәктәбеннән Родион Малязин, Мәмдәлдән Гөлфинә Җамалиеваның, Дөбъяздан Динара Гарифуллинаның чыгышлары лаеклы алкышларга күмелде. Үзләренең гадилекләре һәм талантлары белән "Тулпар" мәктәптән тыш эш үзәгендә тәрбияләнүче Эльза Йосыпова һәм Суыксу мәктәбе укучысы Рамазан Гатауллин сокландырдылар.
2 нче Биектау мәктәбеннән ике вокаль ансамбль - "Хыял" һәм "Яблоневый ряд" татар һәм рус телләрендә җырлар әзерләделәр. Коркачык мәктәбеннән "Калейдоскоп" коллективы "Славится Россия песней" композициясен башкарды. Дөбъяз музыка мәктәбеннән "Аяз" ансамбле үзенең таланты һәм матур костюмнары белән аерылып торды.
"Хореография" номинациясендә фестивальдә катнашучылар арасында халык биюләрен башкаручылар истә калды. Казаклардан Зилә Сабирҗанова татар биюе белән бик күп егетләрнең йөрәкләрендә очкыннар кабызгандыр. Әлдермештән Әдилә Галимова башкаруындагы рус халык биюе залда утыручыларның рухын күтәрде. Дөбъяз мәктәбе укучысы Асия Булатова башкаруындагы үзбәк биюен тамашачылар рәхәтләнеп карадылар. Биектауның 2 нче мәктәбеннән "Ареф" гаилә коллективы Дагстан лезгинкасы белән шаккатырды. Алат урта мәктәбеннән "Тамчы" коллективы башкаруындагы татар халык биюе дә көчле алкышларга лаек булды.
"Нәфис сүз" номинациясендә Күлле урта мәктәбе укучысы Аида Кошкина белән Гөльяз Мәүлетованың чыгышын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Шулай ук Әлдермештән Динар Галәвиев белән Алиса Сабирова, Бөреле урта мәктәбен-нән Аида Миндиярова һәм Айназ Вафин, Олы Битаман урта мәктәбеннән Айсылу Баһавиева, 1 нче Биектау урта мәктәбеннән Семен Корбанов, Мүлмә мәктәбеннән Рамилә Галиәхмәтова һәм Ямаширмәдән Ләйсән Закирова да яхшы әзерләнгәннәр иде.
Эстрада номерларыннан әйбәт тәэсирләр калды. Эчтәлек тирәнәя, талантлар камилләшә, катнашырга теләүчеләр саны арта.
"Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясендә тәкъдим ителгән хезмәтләр санына караганнан соң Шуман урта мәктәбендә кул эшләре осталары үсеп килүе аңлашылды. Фестивальгә бу мәктәптән 9 хезмәт алып килгәннәр. Чыпчык, Әлдермеш, Мәмдәл мәктәпләреннән дә кул эшләре күп иде. Әлеге номинациядә Усад, Алат, Казаклар, Айбаш, Алан-Бәксәр, Күлле, Каенлык, Мүлмә мәктәпләре актив катнашты.
Менә фестиваль азагына якынлашты, аңа йомгак ясау, күңелле бүләкләү мизгелләре җитте. Яшь артистларны, уңган-булганнарны, оста кулларны Биектау муниципаль районының мәдәният бүлеге начальнигы Ринат Рәшит улы Сабирҗанов Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Мәгълүмат-методик үзәк директоры Гөлнур Исмәгыйль кызы Зиннурова конкурсның икенче өлешендә "Иң яхшы укыту-тәҗрибә участогы", "Иң яхшы экология-биология түгәрәге", "Экология лагере эше турында иң яхшы альбом-рапорт", "Табигатьне саклау темасына иң яхшы рәсем", "Мәктәп яны территориясен төзекләндерү буенча иң яхшы мәктәп" номинацияләрендә җиңүчеләрне котлады һәм укыту-тәҗрибә участокларының республика смотр-конкурсында катнашкан мәктәп педагогларына, иң яхшы мәктәпләргә, "Минем кече ватаным" республика конкурсында, табигатьне саклау темасына рәсемнәр конкурсында җиңүче укучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы Дипломнары һәм Мактау грамоталары тапшырды.
Фестиваль тәмам - фестиваль дәвам итә. Ул биредә, кунакчыл Бөреле җирендә очрашкан балаларның йөрәкләрендә, безнең уйларда һәм гамәлләребездә дәвам итә. Фестиваль юкка гына "Ватан" дип аталмый. Туган ил - безнең табигатебез, җиребездә яшәгән халыкларның мәдәни мирасы, милләтләр арасындагы дуслык.
Балаларны фестивальгә әзерләгән өстәмә белем бирү педагогларының фидакарь хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Алар тырышлыгы нәтиҗәсендә без эстрада җыры, нәфис сүз һәм хореография буенча искиткеч номерларга соклана алдык.
Әлеге фестиваль - патриотик мәсьәләләрдә, Туган як тарихын өйрәнүдә, мәдәни мирасны саклауда һәм популярлаштыруда балалар үсешенә йогынты ясауның үзенчәлекле формасы, бу дуслык һәм толерантлык өчен милләтләр маршы. Һәм, ниһаять, талантларны ачыклау һәм дуслар очрашуы.
Фестивальдә катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев