«Җырым белән җиңдем дошманны»
Быел дәһшәтле Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык юбилее. Мәдәният йортында үткәрелгән чараларның күбесе шушы темага багышланып оештырыла. Без, "Чияләр" ансамблендә чыгыш ясаучылар да, "Аулак өй"гә бару өчен шул теманы әзерләдек. Башта ансамбльнең тарихы белән таныштырыйм әле. Безнең Ямаширмә мәдәният йортында 2011 нче елда "Чияләр" фольклор ансамбле оешты. Коллективта беренче...
Быел дәһшәтле Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык юбилее. Мәдәният йортында үткәрелгән чараларның күбесе шушы темага багышланып оештырыла.
Без, "Чияләр" ансамблендә чыгыш ясаучылар да, "Аулак өй"гә бару өчен шул теманы әзерләдек. Башта ансамбльнең тарихы белән таныштырыйм әле.
Безнең Ямаширмә мәдәният йортында 2011 нче елда "Чияләр" фольклор ансамбле оешты. Коллективта беренче елда 10 кеше булса, инде быел 18 кешегә җиттек. Алар арасында ир-егетләребез дә бар. Ансамбльгә йөрүчеләрнең күбесе өлкәннәр һәм алар мәдәният йортына бик теләп йөриләр. Репертуар елдан-ел яңа җырлар, күренешләр белән тулылана. Иң беренче өйрә-нелгән җыр татар халык җыры "Чияле" дип исем-ләнгән җыр булганга без ансамбльгә дә исемне "Чияләр" дип куйдык. Бу ансамбль инде күп кенә җирләрдә үзенең чыгышларын күрсәтеп, дипломнар, грамоталар белән бүләкләнде. Шулай ук Иске-Казан түгәрәк уенында да катнаштык. Киләчәккә зур планнар белән яшибез: 21 мартта - Балык бистәсе районында узачак Иске-Казан түгәрәк уенында катнашырга, 17 апрельдә - Биектау районының 80 еллык юбилей концертында "Пирамида"га барырга, февральдә - Казанда милли мәдәни үзәктә чыгыш ясарга әзерләнәбез. Ә менә 8 февраль көнне, мәдәният йорты директоры Шаһимәрдәнов Фәргать инициативасы белән "Чияләр" фольклор ансамбле ТНВ каналында алып барыла торган "Аулак өй" тапшыруында катнашып кайтты. Бу күренеш Бөек Җиңү-нең 70 еллык юбилей уңаеннан булганга "Җы-рым белән җиңдем дошманны" дип аталды. Киемнәр дә шул чорны чагылдырырга тиеш булганга мәдәният йортының техник хезмәткәре Наҗия Сафина ярдәме белән яңа күлмәкләр тегелде, Ямаширмә чигү цехы мастеры Радания Гарәфиева бүләккә тү-бәтәй һәм калфак чикте, шулай ук альяпкычлар тегүдә ярдәм итте, ә Минҗофар Шакирова "Аулак өй " музеена чигүле ашъяулык тапшырды. Шул чорны исәпкә алып сценарийны мәдәният хезмәткәрләре төзеде. Ансамбльдә сугыш чоры балалары булу да сценарийны эшкәртүгә җиңеллек бирде. Ир-егетләрне сугышка озату, хатын-кызларның кул эшләре эшләүләре, сугыш бетү хәбәре килгәч, күңел ачу күренешләре чагылдырылды. Гармунда район мәдәният йортының баянчысы, авылдашыбыз Ринат Гыйльметдинов уйнады. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ринат Сабирҗанов коллективны уңайлы, җылы автобуста тыйнак, игътибарлы шофер Мансур Абдуллаҗан улы белән баруны оештырды.
Бу чарада катнашучы, сугыш башлангач туган балалар Әхмәтова Флера, Хәмидуллина Гамбәрия, Яруллина Зөлфирәләр белән сөйләш-кәндә: "Сугышта күпме кешенең гомере өзелде. Әтиләребез яуда ятып калдылар. Сугыш темасындагы күренешләр йөрәгебезне урыныннан куптара. Үткәнебезне онытмау кирәкле гамәл. Хәзерге буын бу турыда күреп, белеп үссен. Тарих онытылмасын, ә менә сугышлар башка беркайчан да булмасын иде", - диделәр.
Әле тынгысыз ветеран- пенсионерларыбыз, Бөек Җиңүне каршылап Рә-шидә Җиһаншинаның "Улларым" драмасын сәхнәгә куярга әзерләнеп, репитициягә йөриләр. Бу чара да тамашачыны озак көттермәс. Менә шулай хәрәкәттә - бәрәкәт дип, безнең пенсионерлар сәхнәдән китәргә ашыкмыйлар әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев