Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Җырладылар да, биеделәр дә

Дөбъязда мәдәният өлкәсендә эшләгән ветераннарны бәйрәмгә чакырдылар. Мондый очрашуны планлаштырганда мәдәният йорты директоры Ләйлә Гыйбадуллина һәм сәнгать җитәкчесе Нурия Хәйруллина гомерләрен халыкның ял вакытын оештыруга багышлаган ветераннарны тамашачысыз котлау килешмәс, дигән фикергә киләләр. Һәм нәтиҗәдә җырлы, биюле, алкышлы, һөнәр-ләренә тугры булулары өчен ихлас рәхмәт сүзләре белән бик матур бәйрәм килеп...

Дөбъязда мәдәният өлкәсендә эшләгән ветераннарны бәйрәмгә чакырдылар.

Мондый очрашуны планлаштырганда мәдәният йорты директоры Ләйлә Гыйбадуллина һәм сәнгать җитәкчесе Нурия Хәйруллина гомерләрен халыкның ял вакытын оештыруга багышлаган ветераннарны тамашачысыз котлау килешмәс, дигән фикергә киләләр. Һәм нәтиҗәдә җырлы, биюле, алкышлы, һөнәр-ләренә тугры булулары өчен ихлас рәхмәт сүзләре белән бик матур бәйрәм килеп чыга. Чакырылган мәдәният ветераннары арасында Тәскирә Гатауллина, Фирадия Сәмигуллина, Шахерзадә Сәлахетдинова, Таһир Әхтәмов, Әминә Фәйзрахманова бар иде.

- Алар гомерләренең күп елларын халыкка хезмәт күрсәтүгә багышладылар. Кызыклы тематик кичәләр уздырдылар, концертлар, иҗади конкурслар оештырдылар, агитбригада составында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясадылар, - диде үзенең өлкән иптәшләре турында Ләйлә Гыйбадуллина. - Фермаларда һәм кыр станнарында агитаторлар булдылар, кайберләре мәдәният йортында чиста, җылы, рәхәт булсын өчен тырыштылар. Җыеп кына әйткәндә, авылдашларын кызыклы һәм файдалы ял иттерү өчен мөмкин булганның барысын да эшләделәр.

Залга җыелган барлык ветераннарны бәйрәм белән Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов котлап, өлкән буынга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Реклама

- Иң кыен елларда сез, колхоз-совхозларда, промышленность предприя-тиеләрендә эшләп, ил икътисадын торгыздыгыз, - диде ул. - Тормышыгыз - үсеп килүче буынга матур үрнәк.

Дөбъяз авылының ветераннар советы рәисе Гөлсем Адаева һәм хезмәт ветераны Ләлә Усманова да үзләренең котлауларын һәм теләкләрен җиткерделәр, алар тамашачыларга җырларын һәм шигырьләрен бүләк иттеләр. Тамашачылар Роза Шакирова, Зәйтүнә Бакаева, Фирадия Сәмигуллина, Тәс-кирә Гатауллина, шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучы яшьләрнең чыгышларын бик рәхәт-ләнеп, яратып карадылар.

Очрашу бәйрәм табыны янында тәмамланды. Мәдәният ветераннары хезмәт чорындагы кызыклы вакыйгаларны, концертлар вакытындагы көлкеле хәлләрне, чыгышлар белән башка авылларга барып йөрү-ләрне исләренә төшереп утырдылар. Очрашу кызыклы, күңелгә ятышлы, җылы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев