Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Җырчы сандугач

Җыр турында, җырчылар турында күп яздылар, язалар һәм язачаклар әле. Чөнки җыр ул -шундый нәрсә, аңа беркем дә битараф кала алмый. Җыр сине үзенең йомшак канатларына утыртып, каядыр биеккә, хыял дөньясына алып китә. Арыганлыгың, картлыгың, мәшә-катьләрең югалып кала. Син җыр дип аталган тылсым дөньясында яши башлыйсың. Синең күңелең җырны җырлаучының...

Җыр турында, җырчылар турында күп яздылар, язалар һәм язачаклар әле. Чөнки җыр ул -шундый нәрсә, аңа беркем дә битараф кала алмый.

Җыр сине үзенең йомшак канатларына утыртып, каядыр биеккә, хыял дөньясына алып китә. Арыганлыгың, картлыгың, мәшә-катьләрең югалып кала. Син җыр дип аталган тылсым дөньясында яши башлыйсың. Синең күңелең җырны җырлаучының күңеленә сихри җепләр белән тоташкандай була. Җырсыз бик күңелсез булыр иде, минемчә. Бәлки мин үзем җырларга яратканга шулай тоеладыр, белмим…

Бүген сүзем җырчы кыз турында булыр. Аны инде күпләрегез беләдер, мөгаен. Соңгы вакытта радио, телевидениедә еш күрергә һәм ишетергә туры килә аның җырлавын. Матбугат чараларында да бик күп яздылар аның хакында. Ә менә үзебезнең район газетасында очратканым булмады аның хакындагы язмаларны. Шул бушлыкны тутырыйм дип язмыйм, чыннан да мактауга лаек булганга язам бу кыз хакында. Кем инде ул дисезме? Үзебезнең Коркачык кызы - Алинә Даутова ул! Татар эстрадасына ургылып килеп керде, кыска гына вакыт эчендә моңлы, матур, гәҗәеп тавышы белән күп җыр сөючеләрне үзенә җәлеп итте. Тырышлыклары юкка чыкмады - күпләрнең хыялы булган «Алтын барсны», чын мәгънәсендә яулап алды ул! Декабрь аенда узган «Татар җыры»нда Алинә үзенең чыгышы белән барысын да шаккатырды! Чын, тере тавыш белән, рәхәтләнеп җырлады ул тамашачы өчен. Шуңа да тамашачы аны үз итте, яратты, алкышларны кызганмады. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә шул!

Алда әйтеп уздым инде, Алинә үзебезнең Коркачык кызы, «Барс-медиа» продюссерлык үзәгендә җырчы булып эшләве белән беррәттән, ул «Балкыш» балалар иҗат йортында вокал буенча укытучы булып эшләргә дә өлгерә. Җитез, булдыклы, акыллы, тәрбияле - бу сыйфатлар Алинәне бизи. Укучылары да, әти-әниләр дә аны ярата, үз итә. «Йолдыз» чире әлегә аңа кагылмаган, кагылмас та дип, ышанасы килә. Чөнки аның ул чир белән чирләргә вакыты юк - читтән торып югары белем ала, гастрольләргә йөри, укыта, яңа җырлар яздырып, репертуарын баета. Без аның уңышларына сөенәбез, аның белән горурланабыз.

«Балкыш» балалар иҗат йорты коллективы исеменнән Алинәгә алда да иҗади биеклекләр телибез! Бу тормышта үз юлың, үз җырың булсын! Хәерле, уңышлы юллар сиңа, Алинә!

Йолдыз Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев