Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Җыр алга барырга көч бирә

Солдат җырлары фестивале "Виктория" безнең районда күптәннән матур традициягә әйләнде инде. Ватаныбыз тарихын, аның каһарманнары язмышларын үз эчләренә алган җырлар бәйрәме ул. "Туплар гөрселдәгәндә, музалар тын тора" дигән әйтем бар. Ләкин моның белән килешергә кирәкме икән? Сугыш вакытында да, тыныч тормышта да җыр җаннарны җылыта, йөрәкләргә шатлык тутыра, алга барырга...

Солдат җырлары фестивале "Виктория" безнең районда күптәннән матур традициягә әйләнде инде. Ватаныбыз тарихын, аның каһарманнары язмышларын үз эчләренә алган җырлар бәйрәме ул.

"Туплар гөрселдәгәндә, музалар тын тора" дигән әйтем бар. Ләкин моның белән килешергә кирәкме икән? Сугыш вакытында да, тыныч тормышта да җыр җаннарны җылыта, йөрәкләргә шатлык тутыра, алга барырга көч бирә. Бөек Ватан сугышының беренче көн-нәрендә бик күп яңа җырлар барлыкка килгән, алар шундук популярлык казанган. Фронтта ял вакытларында да, тылда да "Темная ночь", "Катюша" һәм бик күп башка җырларны җырлаганнар. Шунысы гаҗәп: ул чакта язылган җырлар бүген дә актуальлеген югалтмый, ул чактагы кебек үк рухланып, аларны өлкән-нәр дә, яшьләр дә җырлый.

Районда "Виктория" дип аталучы солдат җырлары фестиваль-конкурсы узды. Анда вокаль ансамбльләр, солистлар, мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләреннән 12 - 17 яшьлек укучылар катнашты. Конкурсантлар мондый номинацияләрдә чыгыш ясады: Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы җырлар, Әфганстандагы сугыш вакыйгалары турындагы җырлар, хәрби дан, каһарманлык, Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турындагы хәзерге заман җырлары, шулай ук авторларның сугыш турындагы үз җырлары.

Бөек Ватан сугышы солдатлары өчен җыр яшәтүче көч булган, аның белән атакаларга күтә-релгәннәр, аның белән һәлак булганнар... Тыныч вакытта да урыны-урыны белән сугышлар булгалап тора. Алар халыкның хәтерендә җуелмаслык фаҗигале тамга булып кала. Россия солдатының ихтыяр көче һәм батырлыгы турында шигырьләр һәм җырлар туа, Ватанга мәхәббәт белән сугарылган яңа җырлар языла.

"Виктория" фестивале сугышның бөтен кыенлыкларын татыган, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына үлемгә барган солдатка багышланды. Балалар сугышның дәһшәтле еллары җырларын башкарды. Ул җырлар өлкән кешеләр өчен шул чорның онытылмаслык музыкаль чакыру символына тиң. Һәр чыгыш үзенчәлекле булуы белән аерылып торса да, аларны бер хис берләштерде - Ватанга мәхәббәт.

Фестивальгә йомгак ясаганда, чыгышларына иҗади мөнәсәбәтләре, репертуар төрлелеге исәп-кә алынды. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларга, аларның җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп, районыбызның бу матур традициясе елдан-ел күбрәк талантлы балаларны җыйсын иде, дигән теләген белдерде.

"Ул көннәрнең даны сүрелмәс..." (Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы җырлар) номинациясендә ансамбльләр арасында Чернышевка мәктәбе җиңүче булды. Икенче урынны - Суыксу мәктә-бенең "Тамчылар" төркеме һәм Мәмдәл мәктәбенең "Классика" хоры, өченче урынны Айбаш мәктәбенең "Яшьлек" һәм Күлле мәктәбенең "Девчата" вокаль ансамбльләре бүлеште. Вокалчылар арасында беренче урын - Диләрә Нуруллинага (Биектауның 2 нче номерлы мәктәбе) һәм Ангелина Державинага (Биектауның 3 нче мәктәбе), икенче урын - Диләрә Низамиевага (Әлдермеш), Инзилә Вәлиуллинага (Каенлык), Әдилә Галие-вага һәм Рәдис Сибгатуллинга (Коркачык), Анастасия Мироновага (Учхоз), өченче урын - Гөлчәчәк Галиуллинага (Олы Кавал), дүртенче урын Алинә Кадыйровага (Казаклар) бирелде. Өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында беренче һәм икенче урыннарны Бөреле мәдәният йортының "Новый день" ВИА коллективы (солисткасы - Дарья Михайлова) һәм җырчы Алинә Камалиева яулады. Бу номинациядә өченче урын - Диана Фазылҗановада ("Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәге).

"Әфганстан җиле" (Әф-ганстандагы сугыш вакыйгалары турындагы җырлар) номинациясендә төп призны беркемгә дә бирмәскә карар иттеләр. Икенче урынны - Чыпчык мәктәбенең "Соловушки" вокаль ансамбле яулады, өченче урынны Әлдермеш мәктәбеннән Илүзә Заһирова һәм Биектауның 2 нче мәктәбенең "Патриоты" ансамбле бүлеште.

"Кызыл канәфер" (хәрби дан, каһарманлык, Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турындагы хәзерге заман җырлары) номинациясендә ансамбльләр арасында беренче урынга - Дөбъяз мәктәбенең "Аяз" вокаль ансамбле, икенче урынга Ямаширмә мәк-тәбеннән Луиза Фазуллина белән Эльвира Кашапова дуэты һәм Дөбъяз мәктәбенең "Унисон" вокаль-инструменталь ансамбле, өченче урынга - Шәпше мәктәбенең "Ровесник", Алан-Бәксәр мәктәбенең "Надежда", Коркачык мәктәбенең "Калейдоскоп" вокаль ансамбльләре чыкты.

Җырчылар арасында беренче урын - Гөлназ Шәриповада (Биектауның 3 нче мәктәбе), икенче урын - Дарья Шулаевада (Биектауның 2 нче мәктәбе), өченче урын - Алмаз Фәйзрахмановта (Айбаш) һәм Илмира Адаевада (Учхоз), дүртенче урын - Айзилә Төхвәтуллинада (Алат).

Өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында беренче урынны Бөреле мәдәният йортының "Новый день" ВИА коллективы (солисткасы - Дарья Михайлова) һәм "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр Үзәгеннән Биектауның 2 нче мәктәбе укучысы Азалия Хәйруллина бүлештеләр. Икенче урынны "Тулпар"дан Гөлзилә Баязитова алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев