Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

ЯШӘГӘНДӘ ЯШЬНӘП ЯШӘЛГӘН ЛӘ, СИЗЕЛМӘГӘН ГОМЕР ҮТКӘНЕ

Дөбъяз авылы мәдәният хезмәткәрләре, җомга көнне мәдәни чараларда катнашкан өлкән яшьтәге апаларны чакырып, "Җомга көн кич белән" дип аталган кичә уздырдылар. Кадерле кунакларыбыз - безнең һәр чарада катнашып, үз осталыкларын күрсәтүчеләр. Аларның һәрберсе җырлый һәм бии, араларында нәфис сүз осталары да бар. Яңа мәдәният йортында алар рәхәтләнеп җырладылар, күңел ачтылар,...

Дөбъяз авылы мәдәният хезмәткәрләре, җомга көнне мәдәни чараларда катнашкан өлкән яшьтәге апаларны чакырып, "Җомга көн кич белән" дип аталган кичә уздырдылар.
Кадерле кунакларыбыз - безнең һәр чарада катнашып, үз осталыкларын күрсәтүчеләр. Аларның һәрберсе җырлый һәм бии, араларында нәфис сүз осталары да бар. Яңа мәдәният йортында алар рәхәтләнеп җырладылар, күңел ачтылар, күмәк уеннар: так калыш, җыр ярышы, йомгак чорнау һәм башка уеннар уйнадылар.
Араларында 70 яшьлек Зәйтүнә апа Рахманова, 4 февральдә 65 яшен тутырган Тәскирә апа Гатауллина да бар иде. Аларны тәбрикләп, Ләйсән Хәйруллина җыр башкарды. Альфред Гыйбадуллин баянда уйнады.
Кичә сыйлы табын артында җылы сөйләшүләр белән үрелеп барды.
Әйдә, гомер үтсен,
чәч агарсын,
Ә йөрәккә кырау
төшмәсен.
Килер көнегезгә тазалык
һәм
Гел шатлыклар гына
өстәлсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев