Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

ЯШЬ ТАЛАНТЛАР АЧУЧЫ ФЕСТИВАЛЬ

XXIII "Йолдызлык-Созвездие-2013" яшьләр эстрада сәнгате район ачык фестивале артта калды. Конкурста гомуми урта белем бирү мәктәпләре укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, Балалар иҗат йортына, музыка мәктәпләренә, спорт комплексына йөрүче балалар чыгыш ясады. "Йолдызлык-Созвездие" яшьләр фестивале иҗатның барлык җанрларын һәм юнәлешләрен башкаручыларны берләштерә. Яшь вокалистлар, биючеләр өчен - үзеңнең осталык дәрәҗәңне күрсәтергә...

XXIII "Йолдызлык-Созвездие-2013" яшьләр эстрада сәнгате район ачык фестивале артта калды. Конкурста гомуми урта белем бирү мәктәпләре укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, Балалар иҗат йортына, музыка мәктәпләренә, спорт комплексына йөрүче балалар чыгыш ясады.
"Йолдызлык-Созвездие" яшьләр фестивале иҗатның барлык җанрларын һәм юнәлешләрен башкаручыларны берләштерә. Яшь вокалистлар, биючеләр өчен - үзеңнең осталык дәрәҗәңне күрсәтергә генә түгел, башка мәктәпләрдән килгән яшьтәшләрең белән танышырга, үзеңне җитди аудитория алдында тикшереп карарга менә дигән мөмкинлек тә. Мондый күп җанрлы конкурста катнашу яшьләргә иҗат тирәнлекләренә күмелергә, аның күпкырлы булуын аңларга ярдәм итә. Һәм конкурсантларның кайсысы сәхнәдә барыннан да яхшырак чыгыш ясаган икәнлеген әйтү мөмкин түгел: әле балалар бакчасында гына йөрүче, ләкин инде артистлык сәләтләрен күрсәтүче нәниләрме, яки инде чыгыш ясау тәҗрибәсенә ия булган үсмерләрме. Моннан тыш, фестиваль коллективларның җитәкчеләренә дә, укытучыларга да үзара аралашырга, теге яки бу башкаручының нинди осталык дәрәҗәсенә ирешүен карарга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә.
XXIII "Йолдызлык-Созвездие-2013" яшьләр эстрада сәнгате район ачык фестивале артта калды. Конкурста мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, Балалар иҗат йортына, музыка мәктәпләренә, спорт комплексына йөрүче балалар чыгыш ясады. Бер генә чыгыш та бер-берсен кабатламады, һәрберсе үзенчә матур иде, чөнки аларның һәрберсе призлы урынга лаеклы бит. Профессиональ вокалист, биюче, музыкант булып җитешмәсәләр дә, һәр бала талантлы, сәнгатькә мәхәббәт аларга тормышта ярдәм итә, аны төрлеләндерә.
Бәйрәмчә бизәлгән сәхнә яктыртылган. Ул тамашачыларның карашын магнит кебек үзенә тарта. Хәзер беренче башкаручы чыгачак һәм чыннан да сихри тамаша башланачак. Берсе артыннан берсе әле моңлы, әле лирик, әле дәртле җырлар яңгырады. Җырчылар, бию коллективлары берсен-берсе алыштырды, конферансьелар чыгыш номерларын игълан итте...
Вокал белән шөгыльләнүче балаларның тормышы бик тә кызыклы һәм эчтәлекле. Алар җырларга, биергә өйрәнеп кенә калмыйлар, эстрадада башкару серләренә дә төшенәләр. Концерт та, башкаручы өчен генә түгел, педагог өчен дә җитди имтихан. Нәкъ менә монда чыгыш камилрәк, матуррак булсын өчен нинди юнәлештә әле эшләргә кирәклеге күренә.
"Йолдызлык-Созвездие-2013" эстрада сәнгате район фестиваленең зона турларын уздыру вакытында сәхнәгә беренче карашка төрледән-төрле иҗат традицияләрен чагылдыручы вокалистлар, коллективлар чыкты. Шулай да алар барысы да бердәм, иҗатка мәхәббәт белән берләшкәннәр, алар конкурс программасында бик тә килешле күренделәр.
Зона турларының һәр көне күңелгә сеңеп калырлык булды. Һәр номинациядә җиңүчеләрне билгеләп, жюри бик зур эш башкарды. Иң яшь җырчылар - 5-7 яшьлекләр арасында Дөбъязның "Гөлчәчәк" балалар бакчасында тәрбияләнүче Ралина Галиуллина җиңү яулады, 8-11 яшьлекләр арасындагы "Вокал-соло" номинациясендә 1 нче Биектау урта мәктәбе укучысы Әдилә Зиннәтуллинага тиңнәр табылмады. Шушы ук категориядә 12-15 яшьлекләр арасында беренче урынны Бөреле мәктәбеннән Диана Красильникова белән 2 нче Биектау урта мәктәбеннән Диләрә Нуруллина бүлештеләр. "Вокал-соло" номинациясендә өлкәннәр төркемендә төп приз Алат мәктәбеннән Динар Зариповка эләкте.
Борынгы гореф-гадәтләр, фольклор белән мавыгучы "Яблоневый ряд" вокаль ансамбле чыгышы берәүне дә битараф калдырмады. Тамашачылар, мөгаен, үзләрен, күңел түрендәге хыяллар тормышка аша торган Иван Купала бәйрәмендә хис иткәннәрдер. Рус халкының милли киемнәре, гасырлар төпкеленнән күтәрелгән җырларның йөрәккә үтеп керерлек сүзләре - бөтен нәрсә миллилек белән сугарылган. "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә 8-11 яшьлек балалар төркемендә беренче урынның 2 нче Биектау урта мәктәбенең нәкъ менә "Яблоневый ряд" ансамбленә бирелүе дә бер дә гаҗәп түгел. Шушы ук номинациядә 12-15 яшьлекләр төркемендә Коркачык мәктәбеннән "Калейдоскоп" ансамбле җиңде.
Дөбъяз мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары очкыннар чәчрәтерлек бию сәнгате белән шаккатырдылар. Эстрада биюләрен шундый да дәртле итеп башкарулары аларга 5-11 яшьлек балалар арасында "Хореография" номинациясендә беренче урынны тәэмин итте. Шушы ук категориядә 12-16 яшьлек башкаручылар арасында беренче урынны Шәпшедән "Ровесник" бию коллективы белән Казаклар мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Таһир Исхаков бүлеште. Таһир башкарган матрос биюе искиткеч күңелле килеп чыкты. Елгыр моряк тамашачыларны бик сокландырды һәм аларның көчле алкышларына лаек булды.
Концерт программасын алып бару җиңел эш түгел. Данлыклы конферансьелар еш кына үзләренең иҗат юлларын нәкъ менә мәктәп концертларын һәм кичәләрен алып барудан башлаулары турындагы хатирәләре белән уртаклашалар. Алар менә шунда аудитория каршында каушап калмаска, тартынмыйча, табигый рәвештә әңгәмә корырга, урынлы гына итеп мәзәк сөйләп алырга, шаян сүзләр кыстырырга өйрәнәләр. "Конферанс" номинациясендә 10-15 яшьлекләрдән торган уртанчылар төркемендә Казаклар мәктәбе укучысы Ралия Низамиевага тиңнәр табылмады. Ул дулкынлануын да бик тиз җиңде, үзеннән соң чыгыш ясаучыны шундый итеп игълан итте, тамашачылар аның чыгуын түземсезлек белән көттеләр.
Балалар музыка мәктәбенең Дөбъяз бүлеге укучылары чыгышы истә калырлык булды. "Вокал-соло" номинациясендә 5-7 яшьлекләрнең беренче кечкенәләр төркемендә өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында дөбъязлылар Данил Сибгатуллин, Ләйсән Хәйруллина һәм Рафис Гаделшин өч призлы урынның өчесен дә яуладылар, ә 12-15 яшьлек малайлар арасында - Ровшан Рахманов. Дөбъяздан Ләйсән Әминова уртанчылар төркемендә Гран-прига лаек булды. "Тулпар" тәрбия эше үзәгендә тәрбияләнүчеләр, үз яшь төркемнәрендә "Вокал-соло" номинациясендә җиңүчеләр Эльза Йосыпова һәм Адель Равилов, Гөлзилә Баязитова да башкалардан аерылып тордылар. "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә кечкенәләр төркемендә балалар музыка мәктәбенең Дөбъяз бүлегендәге "Аяз" коллективы, уртанчылар һәм өлкәннәр төркемендә "Тулпар" тәрбия эше үзәгенең "Кураж" төркеме һәм "Фаер" дуэты җиңде. "Конферанс" номинациясендә кечкенәләр төркемендә җиңүче - Дөбъяздан Рамазан Нәҗмиев.
"Иң яхшы җыр тексты"н быел Шуман мәктәбе укучысы Алия Габделхәева язган һәм иң яхшы видеоклипны "Тулпар" тәрбия эше үзәгеннән Валерия Гаврилова, Гөлзилә Баязитова һәм Эльза Йосыпова әзер-ләгәннәр.
Фестиваль районның барлык почмакларыннан килгән яшь талантларны берләштерде. "Йолдызлык"та катнашучылар иҗаты турында иң яхшылар, иң мактаулылар, иң эчкерсез-сафлар дип әйтергә була. Бу конкурс, һәркайсына да үзенең булдыклылыгын күрсәтү мөмкинлеге тудырып, үз канаты астына иң талантлы, иң сәләтле, уңган-булган шәхесләрне җыйган. Яшь күңелләрдә шытып килүче иҗат үрентеләре нәтиҗәсез калмас. Татарстан халкының талантларга ничек бай булуын бөтен Россия белә, мисал итеп "Голос" дигән ток-шоуны гына да алырга була. Кем белә, бәлки без бу юлы да ниндидер яңа йолдыз кабынуының шаһиты булганбыздыр.
Иҗади эзләнүләрегездә уңышлар сезгә, балалар!
Рәсемдә: 2 нче Биектау урта мәктәбенең «Яблоневый ряд» ансамбле.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев